Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Йөрәгебез әрни

Күптән түгел генә район газетасы битләрендә элеккеге Фрунзе исемендәге колхоз рәисе Николай Трофимовның хатирәләре басылып чыккан иде. "Элек халыкка эш тә, хөрмәт тә бар иде",- дип, Николай Трофимович элек эшләгән вакытларын сагынып искә ала. Мин дә ул елларны сагынам. Кайчандыр безнең Ворошилов исемендәге колхозда тормыш гөр килеп торды. Гомерем буе...

Күптән түгел генә район газетасы битләрендә элеккеге Фрунзе исемендәге колхоз рәисе Николай Трофимовның хатирәләре басылып чыккан иде.


"Элек халыкка эш тә, хөрмәт тә бар иде",- дип, Николай Трофимович элек эшләгән вакытларын сагынып искә ала. Мин дә ул елларны сагынам. Кайчандыр безнең Ворошилов исемендәге колхозда тормыш гөр килеп торды. Гомерем буе шунда эшләдем. Хезмәт стажым 43 ел. Без бит кайчак өйгә дә кайтмыйча, көне-төне эштә идек. Бер тракторда механизаторлар ике сменада хезмәт куйды. Кая анда сөрелмәгән, чәчелмәгән җир калырга?!

70-80нче елларда колхозларга байтак техника кайтты. Төзүчеләргә ял юк иде. Мәктәпләр, кибетләр, фермалар төзелде. Бөтен халык белән төзедек. Мөгаен, төзелешләргә бүген авылда яшәүче һәр өлкән кешенең өлеше кергәндер. Без шатланып, теләк белән эшләдек. Һәм шуңадыр да, бүгенге хәлләрне күреп йөрәгебез әрни. Фермалар берәм-берәм таркалдылар. Девичья Поляна белән Нагорный турында сүз дә юк, алар анда күптән бетте, Ульяновкада да калмады инде. Дөресрәге, без бүген авыл хуҗалыгында, үзебезнең хуҗалыкта, яшәгән авылыбызда, җиребездә кем нәрсә эшләгәнен белмибез. Ул маллар, техника кем кулына калды, пай җирләребезгә кем хуҗа? Аны да белүче юк. Ничәмә еллар безнең җирләрдән кемдер файдалана, ә безгә аның өчен түләүче юк. Халык җыенында да бу мәсьәләне күтәргән идек. Җавап кына булмады.

Менә быел безнең җирләрдә "Татагро" җәмгыяте арпа чәчә дигәннәр иде. Бу хакта да халыкка бернәрсә дә аңлатучы юк. Алар соң нинди җирләрдә чәчәләр икән?

Владимир Проськин.
Ульяновка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кайтаваз