Әмир авылы халкы элек-электән бердәм һәм пөхтә буларак билгеле. Биредә яшәүчеләр чисталыкка битараф түгел, йорт тирәләрен җыештырып, чүп үләннәреннән арындырып торалар.
Авылда урамнарга ямь биреп торучы матур йортлар да бик күп. Яңа өй төзүчеләр дә бар. Әйтик, бүген Бадаевлар, Әгъләмовлар яңа йорт торгызалар, Җиһаншиннар, Садриевлар өй төзү өчен җир кишәрлекләрен...