Теләге булган, чарасын табар
Әмир авылы халкы элек-электән бердәм һәм пөхтә буларак билгеле. Биредә яшәүчеләр чисталыкка битараф түгел, йорт тирәләрен җыештырып, чүп үләннәреннән арындырып торалар. Авылда урамнарга ямь биреп торучы матур йортлар да бик күп. Яңа өй төзүчеләр дә бар. Әйтик, бүген Бадаевлар, Әгъләмовлар яңа йорт торгызалар, Җиһаншиннар, Садриевлар өй төзү өчен җир кишәрлекләрен...
Әмир авылы халкы элек-электән бердәм һәм пөхтә буларак билгеле. Биредә яшәүчеләр чисталыкка битараф түгел, йорт тирәләрен җыештырып, чүп үләннәреннән арындырып торалар.
Авылда урамнарга ямь биреп торучы матур йортлар да бик күп. Яңа өй төзүчеләр дә бар. Әйтик, бүген Бадаевлар, Әгъләмовлар яңа йорт торгызалар, Җиһаншиннар, Садриевлар өй төзү өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерәләр. Бу инде авылда яшь гаиләләр, димәк, балалар да бар дигән сүз.
Әмир балалар бакчасына 16 сабый йөри, ә башлангыч мәктәптә яңа уку елында 15 укучы белем алачак. Кызганыч, үз эченә балалар бакчасын, башлангыч мәктәпне һәм фельдшер-акушерлык пунктын сыйдырган бина гына нык таушалган, искергән. Киләсе елларда махсус программа нигезендә бу проблема хәл ителер дип ышанабыз.
Гомумән алганда, авылның инфраструктурасы начар түгел: юллар асфальтланган, өйләргә газ кергән, суүткәргеч яңартылган. Юл билгеләре куелган, урам атамалары һәм йорт саннары күрсәтелгән табличкалар урнаштырылган, төннәрен урамнарны яктырткычлар яктырта.
Халыкның бердәмлеге авылда су проблемасын хәл иткәндә дә беленде. Су челтәренә тулысынча үзгәртеп кору - реконструкция ясау проектының финанс ягын халык кайгыртты дип була. Дөрес, төрле сәбәпләр аркасында бу эштән якта калучылар да булды. Күпчелек халык тырышлыгы һәм изге күңелле якташларыбыз Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән бу эшне башкарып чыктык. Сүз уңаеннан, Әмир халкы Әгъләмовларга башка эшләре өчен дә бик рәхмәтле. Алар Сөлчә елгасы аша тимер күпер ясап куйдылар, мәктәп урамының бер өлешен үз хисапларына төзекләндерделәр.
Билгеле, авылда проблемалар юк түгел. Мәсәлән, авыл клубына өлешчә ремонт ясалды, ләкин түбәсен дә яңарту сорала. Башка авыллардагы шикелле, Әмирдә дә буш йортлар бар. Аларның хуҗалары йортларын сатмыйлар да, анда үзләре дә яшәми. Бу йортлар ишелә бара, тирә-ягын чүп баса. Быел без бу өйләрнең хуҗаларын табып, аларга рәсми хатлар җибәрдек, кайтып, йорт тирәләрен тәртипкә китерүләрен дә үтендек.
Кызганычка каршы, хәл үзгәрмәде... РФ законнары буенча, милек хуҗасы өч ел дәвамында йортын рәсмиләштермәсә һәм җир кишәрлеген тәртиптә тотмаса, эшкәртмәсә, суд карары нигезендә, ул милеккә хокуктан мәхрүм ителә. Халык моны белеп торсын иде, чөнки якын арада без бу проблема белән тагын җитди шөгыльләнә башлаячакбыз.
Проблемалар булуга карамастан, минемчә, Әмир авылы, "Иң яхшы торак пункт" район конкурсында катнашырга лаек. Җиңүгә ирешү өчен күп кирәкми, тагын бер кат йорт тирәбезгә күз салып, җитешсезлекләрне бетерү генә сорала.
Рәвхать Фәттахов,
Лашман авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев