20 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде
Татарстан Республикасы Россия Президентының "май указлары"н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов. (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Президенты республика ярдәм...
-
Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты “көлеп” тора
Безнең Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты - чыннан күңелләргә җылылык өстәүче учак. Нинди генә күңелле, кызыклы чаралар уздырылмый монда?! Драма түгәрәге, "Оста куллар", "Тимурчылар", "Чиста Ватаным" экология түгәрәге, балалар фольклор оешмасы, спорт түгәрәкләре эшли. Исең китәрлек, мондагы хезмәткәрләр Фиалка Носкова, Гөлфирә Хөсәенова, Фәридә Имаметдиновалар ничек барысына да өлгерә генә диген?!...
-
Ришат Төхвәтуллин, Салават һәм Элвин Грей "ёлкалары" күпме тора?
Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез. Корпоратив өчен 7 мең сум - Ак мәчет янында килеп туган гауга белән истә калган Резеда Ганиуллина шушы бәягә җырларга...
-
«Тәкъва кеше башка кешеләргә карата көнчелек, күрәлмау хисе сакламый һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә дә шатланмый»
Коръәннең «Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсендә: «Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез - иң тәкъва булучыгыз», - диелә. Изге китапта тәкъва сүзе гомумән күп урында килә. Тәкъва кеше ул нинди була? Әлеге сорауны без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафинга бирдек. - Ислам динендә «тәкъва» сүзе Аллаһның газабыннан саклану дигәнне аңлата. «Әл-Гыймран»...
-
Чирмешәндә иң моңлы мөнәҗәт әйтүчеләр -"Ядкарь" ансамблендә
Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын -кызлар арасыннан ачыкладылар. Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Чирмешәннең "Ядкарь" төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады - алар беренче урында. Лашман...
-
Чирмешән егетләрен армиягә озаттылар
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты көзге чакырылышта Чирмешән районыннан - 34, Аксубай районыннан 48 яшь кешене хәрби хезмәткә озаткан. Районнан соңгы төркем 14 декабрьдә юлга кузгалды, бу көнне 5 чирмешәнле якыннары белән бер елга хушлашты. Егетләребез Россиянең төрле өлкәләрендә хезмәт итәчәк. Армия хезмәтенә киткән никрутларның күпчелеге һөнәрле, кулларында дипломнары...
-
Чыршыны ничек дөрес сайларга һәм сакларга?
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Кемдер инде өендә чыршы бизәп тә куйгандыр, ә кемдер әле сайлана гынадыр. «Нинди чыршы куярга?» дип аптыраучыларга үзебезнең киңәшләрне бирергә булдык. Чын чыршы матур, әлбәттә, исе дә тәмле. Тик ул бик тиз коела, аннары энәсен чүпләп бетереп булмый, шуңа күрә аны яратып бетермәүче хуҗабикәләр...
-
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе республика бәйгеләрендә беренче, икенче, өченче булды
"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе берьюлы диярлек өч бәйгедә җиңүчеләр арасына керде. "Эколидер" республика бәйгесендә, табигатьне саклауга кагылышлы язмалар өчен, шәһәр һәм район газеталары арасында "Матбугат басмаларында иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны яуладык, былтыргы уңышыбызны кабатладык. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы программаларны яктыртуга кагылышлы "Халык хөрмәте" бәйгесендә, аерым...
-
Яңа ел төнендә һава торышы ничек булачагы билгеле булды
Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы яңа ел төнендә кар капламы һәм уртача салкынлык фаразлана. Бу хакта "Российская газета"га Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина җиткергән. Тулаем алганда, Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары...
-
Чирмешәнлеләр, Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрик
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә матур җемелдәүче утлы петарда, фейерверк, хлопушка ише уенчыклар аттыру күңелле инде ул. Тик менә андый пиротехниканың бәхетсезлек, имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкинлеген дә онытмавың хәерле. Шуның өчен районның янгын күзәтчелеге белгечләре түбәндәгеләре кабат искәртә: -пиротехник товарларны урамдагы лареклардан, кулдан алырга ярамый, алар сертификатлы булырга, рус телендәге инструкциясе...
-
"Безнең Чирмешән" 30, 40 ел элек нәрсәләр турында язган?
Без бу хакта язган идек... 40 ел элек "Прожектор" колхозы игенчеләре җирле ашламалардан тирес һәм көл тупларга да игътибарны арттыралар. Көл җыюда Шешминка мәктәбе укучыларының тырышлыгы зур. "Ленин юлында" - 1977 ел, 30 декабрь. Түбән Кармалка сигезьеллык мәктәбенең яшь хоккейчылары Бәркәтә урта мәктәбе укучылары белән ике мәртәбә дусларча очрашу үткәрделәр......
-
Иске Үтәмеш мәктәбе укучылары игелекле
Дистә еллар элек Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлаган Рафаэль Вәлиуллин туган мәктәбе тәрәзәләренә чебен-черкигә каршы 24 данә москит челтәре алып биргән. Гомумән, алар, энесе Рөстәм белән, мәктәпләренә даими ярдәм итеп торалар. Чаллыда яшәүче эшмәкәр Газинур Мусин исә койма тотарга төзелеш материаллары белән булышкан. Автор фотосы