20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районы укытучылары спортта сынатмый
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында безнең район педагоглары егерме дүрт команда арасында җиденче урынны яулаганнар. Мамадыш шәһәрендә үткән ярышта Республиканың мәгариф хезмәткәрләре җиңел атлетика, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, озынлыкка сикерү, кул көрәше һәм аркан тартышу буенча көч сынашканнар. Пневматик винтовкадан ату буенча безнең команда - җиңүче. Бу төрдә Югары Кәминкә мәктәбенең...
-
Чирмешән районында машина йөртүче полиция хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмый
Октябрь башында тагын ике райондашыбыз исерек килеш машина белән идарә итеп, автоинспекторлар "кармагына" эләккән. Дөресрәге, аларның берсен Утыз Имән авылы урамында участок инспекторлары туктатмакчы була. Тик машина йөртүче хокук сакчыларының таләпләренә буйсынмый. Куып тоткач кына, әлеге яшь егетнең кызмача булуы ачыклана. Икенче берәү, "салган баштан" тизлекне арттырып, машинасын тыя алмыйча,...
-
Салым түләмәүче чирмешәнлеләр дә бар
Бүген чирмешәнлеләрнең 2014 ел өчен салым буенча 5 миллион сумнан артык бурычы (недоимка) бар, шул исәптән транспорт салымы - 3 миллион 681 мең, җирнеке - 1 миллион 002 мең, милек салымы - 461 мең сум. Район салым инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, Туймәт һәм Күтәмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салым буенча бурычлары тулысынча...
-
Ивашкино боксчысы Бөтенроссия турнирында беренче урынны яулаган
Ивашкино егете Александр Апалаев Бөтенроссия турнирында үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яулаган. Алабугада бокс буенча узган бу ярышта тренер Николай Емельяновның башка шәкертләре дә: Константин Меркурьев, Роман Степченко һәм Михаил Яманов яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, һәммәсе үз үлчәү авырлыкларында өченче урынга чыкканнар. Ярышларда 200 спортчы көч сынашкан, шуңа күрә бу казанышлар...