Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хатын-кызлар озаграк яши

Агымдагы елның җиде аенда районда 114 сабый туган (үткән елның бу чорында 10 балага күбрәк булган). Туучыларның 59сы - малай, 55се - кыз. -Үлүчеләргә актларны былтыргыдан 43кә кимрәк төзедек, ягъни 2015нең җиде аенда 173 кеше дөньядан киткән. Тик үлем "бизмәне" туучыларныкына карганда авыррак, - ди район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья...

Агымдагы елның җиде аенда районда 114 сабый туган (үткән елның бу чорында 10 балага күбрәк булган). Туучыларның 59сы - малай, 55се - кыз.

-Үлүчеләргә актларны былтыргыдан 43кә кимрәк төзедек, ягъни 2015нең җиде аенда 173 кеше дөньядан киткән. Тик үлем "бизмәне" туучыларныкына карганда авыррак, - ди район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова. - Авыл җирлекләре буенча аерым-аерым алганда Чирмешәндә (56 туган, 39 үлгән), Яңа Элмәледә (9; 7), Иске Котышта (4; 3) үсеш күзәтелә.
Югары Кәминкә җирлегендә быел бер бала да тумаган, ә авыл зиратына 6 кабер өстәлгән, Лашманда (11; 21), Түбән Кәминкәдә (4; 10), Иске Кадида (3; 14) да саннар уйландырырлык.
Икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар илдәге халык санының тотрыклылыгын тәэмин итә. Быел туган 114 сабыйның 32се - беренче, 50 бала - икенче, 25се - өченче, 7се - дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
Үлүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Быел 103 ир-ат, 70 хатын-кыз үлгән, күбесе 60 яшьне узган. Ир-атларның 34 проценты 60ка, ягъни пенсия яшенә җитә алмаган, ә хатын-кызларның - 8 проценты. Бүген ир-атларның уртача гомер озынлыгы - 64, хатын-кызларныкы 72 яшь.
Җиде айда 57 пар үзләренең никахларын законлаштырган, бу үткән елгыдан 4кә күбрәк. Гомумән алганда, гаилә коручылар саны азаю күзәтелә. Бу 80нче, 90нчы елларда балалар аз туу белән бәйле. Хәзер гаилә коручыларның яше үсә. Күпчелек ир-ат - 25-30, хатын-кыз 20-25 яшьтә тормыш кора.
Аерылышучылар саны кәефне төшерә. Район ЗАГС бүлеге 1 январьдан 1 августка кадәр гаилә таркалу буенча 24 акт теркәгән. Дөрес, бу сан былтыргының бу чорына караганда 4кә кимрәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы