20 июль 2015 яңалыклары
-
Яшәүче Сабан туенда “Танцор“га солы бирделәр
1929нчы елда оешкан, бүген 45 йортлы Яшәүче - Әшәлче Сабан туен быел да шартын китереп үткәрделәр. Атлар узышында гына да 13 ат катнашты. Әле ниндиләре! Ике километр чамасы озынлыктагы дистанциядә - болын юлында стартка чыгучылардан "Танцор" кушаматлы ат барысын да узды. Хуҗасы - җайдагы әле генә 9 классны тәмамлаган Рәфис...
-
Иске Сережкино ветераны шәһәр тормышын яратмый
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа Түбән Камада квартира да биргәннәр. Әмма өлкән якташыбызга гомере үткән нигезе кадерле, якын. -Әнине кыш чыгарга шәһәргә чакырдык, сагынуына түзә алмады. Инде алты елдыр, үзем монда яшим,- ди бүген 90 яшьлек юбилеен үткәрүче Ульяна Илюхинаның бердәнбер улы Виктор. - Хатыным Валентина да Иске Сережкинога...
-
Чирмешән районы мәчетләрендә гает бәйрәме үтте
17 июль, нәкъ җомга көнне районның барлык мәчетләрендә Ураза гаете - бәйрәме үтте. Имамнарыбыз вәгазь сөйләде, хотбә, намаз укылды, мәрхүм-мәрхүмәләр искә алынды. Ял көне булганлыктан, бу иртәдә мәчетләргә халык аеруча күп килде. Тоткан уразаларның, уздырылган ифтар мәҗлесләренең, бирелгән хәерләрнең әҗер-савапларын күрергә язсын. Автор фотолары.
-
Чирмешәндә мәк сабагы җыеп йөрүчеләр тотылган
Чирмешәндә мәк сабакларын җыеп йөргәндә Яңа Чишмә районы кешесе тотылган. 01 Үткән атнада район территориясендә янгыннар булмаган. 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 13 июльдән 20 июльгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 гариза һәм хәбәр кергән. 15 июль көнне Саминовка поселогының 1974 елгы кешесе ВАЗ -...
-
Чирмешән районы яңалыклары
25 июль көнне Якты Тауда "Авыл көне" үткәрәчәкләр. Программада - җыр - биюләр, уен - конкурслар, көрәш һәм ат чабышлары. Бәйрәм сәгать 10да башлана. 24 июль - 9 август көннәрендә Казанда үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында иминлекне саклауга безнең район вәкилләре дә җибәрелде. Башкалага хезмәт командировкасына "Чирмешән" муниципальара...