20 февраль 2019 яңалыклары
-
Түбән Кәминкә укучылары Муса Җәлил иҗатын яхшы белә
Бу мәктәптә Муса Җәлилне искә алдылар. Укучылар герой- шагыйрьнең шигырьләрен яттан укыдылар, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.
-
Лашманда яшәүче юбиляр кушаматы белән дә горурлана
-Без яшәгән урамны “Каргалар урамы” дип тә йөртәләр иде, - ди шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Шаһидә әби Гыйләҗетдинова. Ул Лашманда гомер итә. -Шулай дип газетага язсам, үпкәләмисеңме? – дим әңгәмәдәшемә. -Нәрсәгә ачуланыйм, безнең кушаматны белмәгән кеше юк, - дип җавап кайтарды Шаһидә әби.
-
Чирмешән больницасында буфет кабат ачылырмы?
Район үзәк больницасында элек буфет эшләде. Иртән анализлар бирергә кирәк булса, больницага ашамыйча килүчеләр дә, стационарда дәва алучылар да шунда еш керделәр. Буфетның больница бинасында ук эшләве аеруча өлкәннәр өчен уңай иде. Инде буфет ябык. Ул поликлиникада ремонт төгәлләнгәч тә ачылмады.
-
2018 елда Чирмешән районында коррупциягә каршы тору юнәлешендә закон бозуның 46 очрагы ачыкланган
Узган, 2018 елда безнең районда коррупцион юнәлештәге бер җинаять ачыкланды. Суд гаеплеләргә 14 мең сум штраф белән 3 елга иректән мәхрүм итү җәзасы бирде. Ришвәтчелек белән бәйле дә бер җинаять эше кузгатылган, анысы административ материалны юк итү өчен ЮХИДИ инспекторына ришвәт тәкъдим итү белән бәйле. Шулай ук коррупциягә каршы тору юнәлешендә 46 закон бозу очрагы ачыкланды, алар буенча 27 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.