Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2018 елда Чирмешән районында коррупциягә каршы тору юнәлешендә закон бозуның 46 очрагы ачыкланган

Узган, 2018 елда безнең районда коррупцион юнәлештәге бер җинаять ачыкланды. Суд гаеплеләргә 14 мең сум штраф белән 3 елга иректән мәхрүм итү җәзасы бирде. Ришвәтчелек белән бәйле дә бер җинаять эше кузгатылган, анысы административ материалны юк итү өчен ЮХИДИ инспекторына ришвәт тәкъдим итү белән бәйле. Шулай ук коррупциягә каршы тору юнәлешендә 46 закон бозу очрагы ачыкланды, алар буенча 27 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Дәүләт һәм муниципаль  хезмәт  сферасында да тиешле тәртипне бозу очраклары мәгълүм. Әйтик,  районның 7 муниципаль хезмәткәре керемнәре хакында дөрес булмаган мәгълүмат биргәннәр. Аның нигезендә  хезмәт тикшерүе үткәреп, ике хезмәткәргә шелтә белдерелде, бишесенә кисәтү ясалды.

Бюджет финанславына кагылышлы өлкәләр игътибар сорый. Бигрәк тә  мәгариф системасы: бу беренче  чиратта җирле бюджет чыгымнарының  58,6 проценты шушы өлкәгә туры килүе белән бәйле. Шуның өчен монда контрольлек таләп ителә:  акчалар әрәм-шәрәм ителмиме, алар урынлы кулланыламы? Аннан соң биредә мәктәп, балалар бакчалары өчен кирәк-яраклар алдыруга,  төрле чараларга ата-аналардан акча җыюга юл куймау зарур. Дөрес, узган елда әлеге өлкә буенча дәгъвалар (жалобалар) булмаган һәм коррупцион характердагы  закон бозулар ачыкланмаган.

Төзелеш  өлкәсе  һәм муниципаль  заказ  урнаштыру өлкәсе дә коррупцион яктан “йомшак” тармаклар. Монда бер көнлек, ялган фирмаларның  конкурсларда катнашуы проблемасы да бар. Алар конкурсларда катнашып,  аларны оталар да, тиешле төзелеш эшләрен, җиһаз алу яки башка йөкләмәләрен үтәмиләр. Яисә  отылган эш күләмен субподрядчыларга тапшыралар, ә үзләре  документлар теркәү, тутыру, язу эшләре белән генә чикләнәләр. Андыйлар аркасында төзелеш эшләре вакытында башкарылмый.

Бюджет акчаларын   бүлү һәм  чыгымнар  статьяларын эффектлы куллануда да тәртипсезлек очраклары билгеле булды.  Күтәмә, Яңа Элмәле,  Ивашкино авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге, район үзәгендәге “Юбилейный” Боз сараенда түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән средстволарны куллану тәртибе тикшерелде. Әлеге оешмаларда узган елда средстволарны нәтиҗәле кулланмау белән бәйле тәртип бозу очраклары ачыкланды.

Дәүләт һәм муниципаль милек  җирләрен файдалану, аларны арендага бирү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә закон бозу очраклары булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагына юллана торган федераль һәм республика субсидияләрен бирүдә, файдалануда ныклы контроль урнаштыру шарт. Төзелеш өчен бирелүче субсидияләрне алуда чират тәртибенең һәм аны максатчан куллануның да ачык булуы таләп ителә.

Коорупциягә каршы көрәшү, аны  булдырмау  максатында   район Советы бинасында, шулай ук район үзәк больницасында,  район мәгариф бүлеге бинасында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында стендлар урнаштырылган. Халык мөрәҗәгатльләре өчен  күпфункцияле үзәк һәм район Советы бинасында “Ышаныч тармалары” куелды. Район хакимияте бинасында  “Кайнар  линия” дә эшли. Коррупцион характердагы хәбәрләр, ришвәт алучылар яки сораучылар,  хезмәт урыннарыннан усал ният белән файдаланучы түрәләр хакында 2-58-37 телефон номеры буенча да шалтыратып  хәбәр  итәргә мөмкин.

Мәктәпләрдә ришвәтчелеккә каршы аңлату эшләре бара, иҗади бәйгеләр игълан ителә, акцияләр, “түгәрәк өстәлләр” оештырыла. “Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне” уңаеннан районда хәтта мини-футбол буенча ярыш та үткән иде, турнир “Коррупциягә гол керт!” дип аталды.

Рәсим Шәрифуллин,

район хакимияте башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе.

Сүз уңаеннан, редакциядән: “Без капчыкта ятмый”, ди безнең халык. Баксаң, акчалар да анда озак ятмый икән: ”тишелеп чыгалар”. Новосибирск шәһәре мэриясенең хуҗалык эшләре идарәсе башлыгы квартирасында  әллә ничә  зур капчыкларда акча тапканнар. Массакүләм мәгълүмат чаралары узган атнада шул хакта шаулады.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев