Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче юбиляр кушаматы белән дә горурлана

-Без яшәгән урамны “Каргалар урамы” дип тә йөртәләр иде, - ди шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Шаһидә әби Гыйләҗетдинова. Ул Лашманда гомер итә. -Шулай дип газетага язсам, үпкәләмисеңме? – дим әңгәмәдәшемә. -Нәрсәгә ачуланыйм, безнең кушаматны белмәгән кеше юк, - дип җавап кайтарды Шаһидә әби.

1953 елда ул солдатка озаткан егетенә, армиядән отпускага гына кайткан авылдашы Сруретдинга кияүгә чыга һәм аны кайната-кайнана йортында тагын өч ел көтә. Төпчек малай әти-әнисе белән гомер итәргә кала, ә менә аның дүрт өлкән абыйсы, шулай ук авыл кызларына өйләнеп, туган нигезләре яныннан ерак китмиләр, шул ук урамда йортлар салып гомер итәләр. Шуннан килеп чыга да инде “Каргалар” урамының исеме. Дөрес, бүген өлкән Гыйләҗетдиновлардан Шаһидә әби генә исән-сау, ул улы Минәхмәт белән яши.

-Шөкрана кылып яшим, - ди Шаһидә әби. – Әле өйдә бөтенесен  диярлек үзем эшлим, ашарга пешерәм, керләремне юам. Ипи дә сала идем, соңгы вакытта гына туктаттым. Хәзер бит кибеткә теләсә нинди ризык кайтаралар, диләр балалар мине кызганып. Ә мин колмактан салган ипине күбрәк яратам шул. Телевизор бик карамыйм, ә менә район газетасының һәр санын көтеп алам, игътибар белән укып чыгам. Әле күзлек  тә кигәнем юк.

Әби белән аның тормыш юлы, күргән михнәтләре, кичергән кайгы-хәсрәтләре, шатлык-куанычлары турында да сөйләшеп алдык.   Авылдан ерак китмәгән ул. Яшьли колхозда эшли башлый, сугыштан соң урман кисәргә җибәрәләр. Шенталадан кечкенә чана белән, яланаяк диярлек, чөнки чабаталар кайтып җиткәнче тузып бетә, орлык ташыганын да искә алды ул. Авырлыклар күргән, әмма сынмаган, сыгылмаган.

-Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Балаларым, оныкларым хәлемне белеп торалар. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта яшәргә язсын иде, - ди хәзер дә шат күңелле, ачык йөзле, бик зиһенле Шаһидә әби.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X