20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Шешминкада халык җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешәндә сатучылар җитми
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүгенге көндә 84 эшсез исәптә тора. Шул ук вакытта 62 эш урыны да тәкъдим итәләр. Районның авыл хуҗалыгы тармагына белгечләргә кытлык бар: агроном, инженер, зоотехник, мал табибы, экономистлар кирәк, сатучылар, ипи пешерүчеләргә дә эш бирә алалар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2016...
-
Шешминкада яңа күпердән йөрергә хыялланалар
Шешминканың Мур ягына керү-чыгу өчен күпер кирәк. Искесе тузган, хәрәкәт өчен куркыныч. Бу хакта инде берничә ел зарлансалар да, ул проблема булып кала. Мурда йортлар санаулы гына икән. Шулай да күперне рәтләүләрен сорадылар бу җирлектә үткән җыенда. -Борчылуыгызны аңлыйбыз. Мәсьәләне янә җентекләп өйрәнәбез, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,...
-
Чирмешәндә кеше саны артмаган
Быелның 1 гыйнварына Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге авылларда барлыгы 7081 (2463 йорт) кеше яши. Аерым алганда, Чирмешәндә - 6524 ( 2217 йорт), Казанкада - 206 (89 йорт), Түбән Чегодайда - 250 (116 йорт), Кече Чегодайда 101 (41 йорт) кеше исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда, район үзәгендә яңа микрорайоннар хисабына йортлар саны...