Шешминканың Мур ягына керү-чыгу өчен күпер кирәк. Искесе тузган, хәрәкәт өчен куркыныч. Бу хакта инде берничә ел зарлансалар да, ул проблема булып кала.
Мурда йортлар санаулы гына икән. Шулай да күперне рәтләүләрен сорадылар бу җирлектә үткән җыенда.
-Борчылуыгызны аңлыйбыз. Мәсьәләне янә җентекләп өйрәнәбез, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,...
Шешминканың Мур ягына керү-чыгу өчен күпер кирәк. Искесе тузган, хәрәкәт өчен куркыныч. Бу хакта инде берничә ел зарлансалар да, ул проблема булып кала.
Мурда йортлар санаулы гына икән. Шулай да күперне рәтләүләрен сорадылар бу җирлектә үткән җыенда.
-Борчылуыгызны аңлыйбыз. Мәсьәләне янә җентекләп өйрәнәбез, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, әлеге сорауны җаваплап.
Ленин урамы юлына таш булса да түшәргә өметләнәләр.
Әллә кайларга таралган чүп, чүплекләр белән дә нәрсәдер эшлисе иде.
Үзгәрешләр дә бар. 181 йортта, 487 кеше яши бу җирлектә. Шешминкада былтыр мәдәният йортының түбәсен яңартып япканнар, бинаның эче дә, тышы да ялт итеп тора хәзер. Элеккеге җыеннарда аңа капиталь ремонт кирәклеге хакында еш сөйләделәр.
Дмитрий Солунский чиркәвен төзекләндерү дәвам итә. Борынгы храмның күп өлеше элеккеге хәленә кайткан диярлек. Әле эш күп монда. Рәхмәт, төзелешкә нефтьчеләр берничә миллион сум акча биргәннәр, авыл халкы, читтә яшәүчеләр дә булышып торалар. "Авыл җирендә яшәүче гражданнарга - торак" программасы буенча, Шешминкада күп балалы ике гаиләгә ике йорт төзи башлаганнар. Тагын акча бүленсә, җәйгә таба әлеге йортларда төзелеш эшләре дәвам итәчәк.
Урамнардагы баганаларга 22 яңа яктырткыч куелган.
Быел Андреевка клубына төзүчеләр килергә тиеш, бинаны капиталь ремонтларга җыеналар. Шешминкада су линияләрен яңарту өчен проект-смета документлары ясатуны төгәлләп, аңа экспертиза уздыру да планда. Моңа якын айларда җыелачак үзсалым акчасының бер өлешен кулланмакчылар.
2016нчы елда әлеге җирлек салымнар җыю буенча эшне сизелерлек яхшырткан, әмма элеккеге берничә ел өчен недоимка - бурычлар бар.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, монда 1500 гектарлап җиргә "Андреевка" җәмгыяте хуҗа. Бу җәмгыять терлекчелекне дә аякка бастырмакчы. Башка байтак җирне читтән килгән инвестор эшкәртә, алар узган ел өчен дә пайчылар белән исәп-хисап ясаган.
-Соңгы өч елда 13 бала туса да, авылларыбызда яшьләр аз - шунысы борчый, - ди җирлек башлыгы Юрий Зубов. -Хәзер тормыш шартлары да начар түгел сыман. Конкрет ярдәм 10-15 ел элек булмады шул. Юрий Анатольевичны да аңлап була, бүген аңа җиңел түгел. Җирлектә 42 йорт буш. Аларны карап, тирәләрен чисталап тору кыен. Кайберәүләр чисталыкка битараф. Элеккеге хуҗалык корылмалары да ташландык. Әмма зарланып зар бетми, киләчәккә карап эшләү зарур. Әнә авылларга үзләре килеп,көнкүреш калдыкларын алып китәргә тәкъдим иттеләр, кирәк икән, дәүләт авыл халкына төрле программалар буенча булышырга әзер. Халык та бераз селкенергә тиеш анысы, еламаган балага имчәк бирмиләр, диләр бит. Актив кешеләр бар монда, спортта, мәдәниятта, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләргә бүгенге җыенда бүләкләр дә тапшырдылар.
Нет комментариев