Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә сатучылар җитми

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүгенге көндә 84 эшсез исәптә тора. Шул ук вакытта 62 эш урыны да тәкъдим итәләр. Районның авыл хуҗалыгы тармагына белгечләргә кытлык бар: агроном, инженер, зо­­отехник, мал табибы, эко­номистлар кирәк, са­­тучылар, ипи пешерүчеләргә дә эш бирә алалар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2016...

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүгенге көндә 84 эшсез исәптә тора. Шул ук вакытта 62 эш урыны да тәкъдим итәләр.

Районның авыл хуҗалыгы тармагына белгечләргә кытлык бар: агроном, инженер, зо­­отехник, мал табибы, эко­номистлар кирәк, са­­тучылар, ипи пешерүчеләргә дә эш бирә алалар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2016 елда 1265 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 310сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 185 райондашыбыз эшсез дип танылган, аларның 97се - хатын-кыз, 12се кыскартылу сәбәпле эш­-сез калганнар.
Эшсез дип табылган 185 кешегә үзәк аша эшсезлек буенча пособие түләнгән. Ел дәвамында исәптә торучы 180 кеше эшкә урнашкан, болардан кала тагын 120 яшүсмер дә үзәк аша вакытлыча эш тапкан.
43 эшсез үзәк аша укырга юлланып өстәмә һөнәр үзләштергән, пе­шекче, котельный операторы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы дипломы алганнар. Гыйнвар башында янә 8 кеше укуын тәмамлаган, ә 8 эшсез пешекче һөнәре үзләштерә.
Үткән ел үзәк аша бирелгән субсидия хи­сабына 4 кеше үз эшен башлап җибәргән. Бу программа 2017дә дә эшләячәк, тагын 4 эшсезгә шәхси эшен башларга мөмкинлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сатучы кирәк