19 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән
“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
-
Татарстанда ягып җылыту буенча кайнар элемтә эшли башлады
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
-
Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин
Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
-
Бәрәңгене ничек сакларга?
Сентябрь яхшы һава шартлары белән сөендерә, көннәр җылы, коры тора. Шунлыктан күп кеше бакчаларында бәрәңгене алып бетерде дә. Узган атна шимбәсендә Чирмешән лицеенда хәтта дәресләрдә булмады, укучыларга “икенче икмәк” алырга көн бирделәр. Уңыш та бит, узган елдагыга караганда, күбрәк чыга, диләр.
-
Чирмешән районында узган сигез айда 39 исерек йөртүче ачыкланган
ЮХИДИ инспекторлары Иске Элмәле урамында транспорт белән көпә-көндез исерек хәлдә идарә иткән ике йөртүчегә бер-бер артлы тап булалар. Икенчесен “понятой”га гына дип туктатканнар да бит югыйсә.
-
“Кыз булып калдым дип горурланып, ялгыз калды” [гыйбрәтле язмыш]
Әмма Наҗия апаны кияү фатирына озатып, бер кат тынычланырга да өлгермәдек – кире кайтып керде. Кунакка да түгел, бөтенләйгә кайткан икән. Иреннән аерылган. “Йокларга ирек бирми бит ул, комачаулый! Ләкин син борчылма – кыз булып кайттым”, – дип сөйләгән әнисенә.
-
Әти кеше - ата каз инде ул
Минем Казан юлында, автобуста кайтканда, үз күзем белән күргән вакыйга турында сөйлисем килә.
-
“Умырзая” Саратовтан җиңеп кайткан
Район мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле коллективы Саратовта узган “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестиваленнән өченче урын иясе булып кайтты.