19 июнь 2014 яңалыклары
-
Чирмешән прокуроры – Теләчедә, Теләченеке - Чирмешәндә
Фаил Равил улы Хәйруллин район прокуроры итеп билгеләнде. Фаил Хәйруллин 1977 нче елны Арча районында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Мамадыш районында прокурор ярдәмчесе, прокуратура тикшерүчесе, прокурор урынбасары булып эшләгән. 2004 елдан - Теләче районы прокуроры. Өйләнгән, улы бар. Район Советында яңа прокурорны тәкъдим итүдә республика прокуроры Илдус...
-
Сабантуй батырлары – бүләк ияләре
Районыбыз авылларында Сабан туйлары буласы көнне иртәдән үк сеңдереп кенә матур яңгыр явып торды. Күкне тоташ болыт каплаган мондый көнне тансыкладык шул. Бер айдан артык таммады да диярлек бит. Шунлыктан, башка елны яңгырга кәеф кырылса, монысына авыл кешесе чын-чынлап шатланды. Әле алай гына түгел, өстән явып торса да, кайберәүләр мәйданда...
-
Әрәм хезмәт
"Үтәмеш" хуҗалыгында да 150 тоннадан артык сенаж салынган, әмма бу азык куллануга яраксыз, сыйфатсыз. -Сенаж базы иске калдыклардан чистартылмаган, салам җәелмәгән, салынган сенаж начар тапталган,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. - Технология таләпләре үтәлмәү сәбәпле, салынган бу сенаж янган һәм аны малларга ашатырга ярамый. "Үтәмеш"тә...
-
“Калина“ автокранга бәрелгән
17 июнь көнне иртәнге сигезләр тирәсендә Ульяновка авылы янында юл-транспорт һәлакәте була. Авариядә имгәнгән машина йөртүченең берсен район үзәк больницасына китергәннәр. Нурлат районыннан 21 яшьлек егет ЛАДА 219210 автомобиле белән идарә итеп, юлның каршы як полосасына чыга һәм МАЗга килеп бәрелә. Кагыйдә бозучыга юл бирергә дип кырыйга күчкән әлеге автокран,...