19 май 2016 яңалыклары
-
Быел районда иң зур чыгарылыш Лашманда
Район мәктәпләрендә 11 класста белем алган 141, 9 классны тәмамлаучы 249 укучы өчен 25 майда "Соңгы кыңгырау" чыңлаячак.
-
Чумачкада бәйрәм үткәрдек
Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына бу көнне апалар, әбиләр, бердәнбер сугыш ветераны Минебай абый Бадамшин, тыл ветераннары, кайткан кунаклар җыелды.
-
ТР Дәүләт Советы депутаты чирмешәнлеләрне кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 17 май көнне кабат сайлаучыларны кабул итте. Туган як тарихы музеенда узган очрашуга 12 кеше килгән иде. Депутат барлык райондашларыбызның мөрәҗәгатьләрен дә игътибар белән тыңлады. Кемдер шәхси гозер белән килгән булса, халык мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр дә бар. Илгиз Мисбах улы кайберәүләргә шунда ук...
-
Якташыбыз - Яшел Үзән кунагы
1 нче Чирмешән мәктәбе укытучысы Мөслимә Гайнетдинова әлеге районның Исаково авылындагы ачык һавадагы музеен, Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексын, Нурлат урта мәктәбе музеен күреп кайткан. Әлеге сәяхәтләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Яшел Үзәндә туплаган "Идел аръягының мәшһүр шәхесләре" дигән җыен - чара кысаларында үткәрелгән. Анда кунаклар...
-
Чирмешән район суды ит яратучыларны хөкем итте
Түбән Кәминкәдә яшәүче Ф.Мостафинның ит ашыйсы килгән бугай. Ул озак уйлап тормый, бер авылдашының верандасына кереп, туңдыргычтан 60 кило ит эләктереп чыга. Шулай итеп ит хуҗасына 16800 сумлык матди зыян сала. Әлбәттә, бурның эзенә тиз төшәләр. РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше буенча гаепле дип табылган Ф.Мостафин, Чирмешән район...