19 март 2015 яңалыклары
-
21 мартта Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме була
21 март көнне район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада - Нәүрүзбикә сыйлары, театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәм кызыклы уеннар. Яшьләр мәйданындагы чара 13 сәгатьтә башлана.
-
Чирмешәндә әзербайҗаннар да татарча сөйләшә
Бүген рус, чуваш, мордва, әзербайҗан балалары да татарча сөйләп, җырлап рәхәтләнде. Район мәгариф бүлеге белән бергә, "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе инде җиденче ел рәттән уздыручы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мәктәпләр укучылары һәм укытучылар шушы тема буенча чыгыш ясадылар. Теманы ача белделәр. Кеп-кечкенә Сосновкадан...
-
“Алкоголизм“ диагнозлы чирмешәнле руль артына утырмаячак
Күптән түгел район суды прокуратура дәгъвасы буенча алкоголизм белән интегүче район кешесен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Тикшерү барышында прокуратура йөртү таныклыгына ия булган бу кешенең район үзәк больницасында "алкогольгә бәйлелек синдромы" белән диспансер учетында торуын ачыклады. Нәтиҗәдә район судына транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва...
-
Дус яшәргә әтиләрдән өйрәндек
Бала чакта безгә кунакка Яңа Кадидан Нуретдин абзыйлар килеп йөри иде. Әтиләр шулай дус булып, аралашып яшәделәр. Без - балалар моны күреп үстек. Аннан үзебез дә башка халыклар белән дус яшәргә кирәк дип белә идек. Шулай яшәдек тә инде. Бик яхшы хәтерлим, 50 нче еллар ахырында безнең авыл янындарак промкомбинат...
-
Безнең район - гөлбакча
1920нче ел. Ленин «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы (АССР) төзү турында» декретка кул куя һәм «Укырга, укырга, укырга» дигән васыяте белән безнең күңелләргә кереп кала. Наданлыкны бетерү курсларына 30 -40 яшьлек ирләр, хатыннар, балалар йөргәннәр, әзме - күпме белем алганнар. Көндез укырга мөмкинлекләре булмаганнар, кичке мәктәптә урта белем, кайберләре читтән...