18 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанга суык hава торышы килә
КФУ профессоры Татарстан башкаласында кайчан кар явачагы хакында сөйләде.
-
Иске Элмәле кызлары баскетболны яхшы уйный
Чирмешәндәге универсаль спорт залы базасында “КЭС – БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында узган ярышларда сигез команда, кызлар һәм егетләр, көч сынашты.
-
Кызыл Чишмә авылында берәүнең абзарын “чистартканнар”
11-17 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда элек кылынган кырын эшләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.
-
Чирмешәндә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры узды
Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм мәктәпләрдән 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 62 бала катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде
Татарстанның 17 муниципалитетында янгын вакытында һәлак булучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин.
-
Табиб тамак авыртуын дарусыз дәвалау ысулын әйтте
Кишер, банан, татлы тамыр тамак авыртуыннан котылырга ярдәм итә.
-
Чирмешәндә референдум үтте дип санала
Чирмешән авыл җирлегендә: район үзәгендә, Казанкада һәм Түбән Чегодайда үзсалым җыю һәм куллану буенча узган бу мөһим чарада исемлеккә кертелгән 5136 кешенең 54,89 проценты, 2819ы катнашкан.