18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Туган авылын онытмый
Иске Үтәмеш урта мәктәбе кабинетларына яңа интерактив такталар урнаштыралар. Аларны, спорт җиһазларын һәм мобиль компьютер классны мәктәпнең элеккеге укучысы Ренат Харисов акчасына сатып алганнар. "ТНТ - Групп" җәмгыяте генераль директоры Ренат Гата улы туган авылындагы мәктәпкә гел ярдәм итеп тора. Республика программасы нигезендә быел Иске Үтәмеш мәктәбендә капиталь ремонт ясалды....
-
Чирмешән районының элемтә бүлекчәләрендә матбугатка язылу сүлпәнрәк бара
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу вакыты азаеп барса да, безнең районда газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел. Почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, бүгенгә 3346 данә басмага гына заказ алынган, шул исәптән 1080 данәсе район газетасына. Элемтә бүлекчәләре буенча караганда, матбугатка язылу Ивашкино элемтә...
-
Чирмешәндә балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Иртәгә, 20 ноябрьдә балаларга бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Газетабызда инде хәбәр ителгәнчә, бу чара 14 сәгатьтә Чирмешән лицее бинасында түбәндәге адрес буенча булачак: Шешминская урамы, 2. Белешмәләр өчен тел. +7(843)-962-29-92; +7(843)-962-26-36 (Ф.М. Рәхимҗанова). ТР Адвокатлар коллегиясе филиалы - Шешминская урамы, 16, 2нче офис - И.А.Дәүләтшин. Тел. 8-927-445-26-01.
-
Чирмешән районындагы кайбер хуҗалыкларда чәчүлек орлык бик чүпле
Язын район хуҗалыкларында 62 мең гектар мәйданда чәчү уздырылырга тиеш. Моның өчен 9 мең 500 тонналап орлык кирәгәчәк. Амбарларда орлык бар барын, тик аларның сыйфаты ташка үлчим, дип борчыла районның үсемлекчелек тармагы белгечләре. Орлыкларның сыйфатын күзәтүче "Россельхозцентр"ның Чирмешән бүлеге агрономнарының "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының "симәнә" запасларына бернинди дәгъва лары юк....
-
Кемдер килә, кемдер китә тора...
Кайвакыт, Раббыбыз Аллаһы яраткан якыннарыбызны үзенә ала. Һәрбарчабызга зур кайгылар килә, кояшның нурын, көннең матурлыгын, ризыкъның тәмен сизми башлыйбыз. Һичшиксез, бу бик тә авыр хушлашу булып тора. Теге дөньяга сәфәр чыгучыга... Үлем - ул кешенең гәүдәсеннән җаны чыгу процессы. Ул бер дә рәхәт эшләрдән саналмый. Интекмичә җаны чыгучылар бик аз,...