18 сентябрь 2019 яңалыклары
-
25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.
-
Сентябрь аенда бакча эшләре
Менә бакчаларыбызга көз төсе дә керде: ә анда алмагачлар балланып, миләшләр һәм баланнарыбыз алланып, көзге чәчәкләребез нурланып, күңелгә рәхәтлек биреп утыра. Көз шундый мизгел инде ул: күзләр кояшлы көнгә карап «эссе» ди, ә куллар... җирдәге салкыннан калтырана төшә. Күпләр инде сентябрь урталарына бакча эшләрен тәмамлаган диярлек, ләкин иркенәеп китү ярамас:...
-
Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк
Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.
-
Әмирдә көлтә бәйләргә өйрәнгәннәр
Әмир башлангыч мәктәбе укучыларын иген кырына экскурсиягә алып барганнар.
-
Чирмешәндә узган халык җыенында 1000 сум күләмендә үзсалым җыю килешенде
Чирмешән авыл җирлеге гражданнарының бу атнада узган халык җыенында 2020 елда җыелачак үзсалым күләмен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 1000 сум күләмендә җыю килешенде.
-
Чирмешән урманчыларының бүләкләрен генә күрегез!
Соңгы берничә көндә генә дә район урманчыларының машина-трактор паркы әллә ничә яңа техникага артты. Һөнәри бәйрәмнәре көннәрендә әнә шулай сөендерделәр урман эше белгечләрен.