18 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Чирмешән районында беренче туй 16 гыйнварда булды
Районда 2021 елның никахлар китабы 16 гыйнварда башланып китте. Бу көнне район ЗАГС бүлеге Аксубай районы егете Ленар Таһиров белән Чирмешән кызы Лилия Зәйнуллинаның никахларын теркәде.
-
Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР
Кышын балык тотуның төп кагыйдәләреннән берсе – беркайчан да чүгәләп утырмаска. Мондый халәттә аякларда кан тамырлары кысыла, ә бу, үз чиратында, тизрәк туңуга һәм хәтта өшүгә китерергә мөмкин.
-
Чирмешән районында Хач ману бәйрәменең коену йоласы сигез авылда оештырыла
Христианнарның Хач ману (Крещение) бәйрәмендә суда коену йоласы безнең районның сигез авылында үткәреләчәк.
-
Урманда алты көн адашып йөргән...
Бу ир икенче авылдагы хатыны янына урман аша барырга булган.
-
Бүген Чирмешән районында авыл җыеннары башлана
Әлеге җыеннар район башлыгы Фердинат Дәүләтшин раслаган график нигезендә үткәрелә. Аларның беренчеләре бүген, 18 гыйнвар көнне, Иске Котыш һәм Утыз Имән авылларында узарга тиеш.
-
Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте
Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников үзенең телеграм-каналында коронавирусны өйдә дәвалаудагы төп хатаны атады. Аның ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин.
-
Чирмешән районындагы янгында 63 яшьлек ир-ат һәлак булган
Узган якшәмбе иртәсендә Югары Кәминкә авылындагы торак йортта янгын чыккан. Ни аяныч, анда аның хуҗасы, ялгыз яшәүче пенсионер ир-атның гомере өзелә.
-
Машина йөртү таныклыгын QR-кодка алмаштырачаклар
Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын QR-кодка алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов Гайдар форумында шулай дип белдерде.