17 октябрь 2017 яңалыклары
-
Сугышта һәләк балган чирмешәнлеләр хакында яңа мәгълүматлар тапканнар
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире, "Сугышчан Дан клубы" ассоциациясе рәисе, хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясенә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар дип саналган Чирмешән (Беренче Май) районы сугышчыларының исемлеген җибәрде. Аларның һәлак булулары турында мәгълүматлар Ассоциация активистлары тарафыннан соңгы айларда гына...
-
Яшәүче авылы зираты яктырып китте
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Яшәүче авылы зиратында быел инде дүртенче тапкыр өмә оештырып, анда үскән карт агачларны һәм куакларны кистеләр. Бу эш өчен куәтле техниканы Әлмәт шәһәреннән үк чакыртканнар. Өмәгә авылда яшәүче ир-атлар җыелган. Читтә яшәүче авылдашлары да катнашса, эш тизрәк барыр иде, билгеле. -Киләчәктә каберлектә агачлар утыртмаска, бары чәчәкләр генә...
-
Юксынырбыз сине, Зөлфәт
Фото Зөлфәт Галиуллиның ВК битеннән алынган Аяз көнне яшен суккандай килде бу хәбәр - юл һәлакәтендә 22 яшьлек Зөлфәтебезнең фаҗигале төстә гомере өзелгән. Дөньяның асты-өскә килгәндәй булды. Зөлфәт әле генә Чирмешәннән, әти-әнисе яныннан ял итеп килгән иде бит. Инде йөрәкләрне куырып алырлык шундый аяныч, ачы хәсрәт... Чирмешәндә туып-үскән Зөлфәт Рәмил...
-
Лагерка авылының иң өлкән кешесенә - Петр Мишкинга 95 яшь тулды
-Дөресен әйткәндә, миңа инде 96. 1921нче елны дөньяга килгәнмен. Моны раслаучы документ та бар. Озак яши алмас дип, теркәмичә торалар. Ә мин гомерле булып чыктым. Ул хатаны бервакыт төзәтергә дә уйлаган идем, аннан соң кул селтәдем, бер елга булса да яшьрәк булыйм әле дидем, - дип шаяртып куйды безне каршы...
-
Чирмешән районында тонна-тонна гошер сәдакасы җыелган
13 тонна яшелчәне башкаладагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә озатканнар, Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсенә дә бер тонна нигъмәт әзерләп куйганнар. Әлмәтнең кызлар мәдрәсәсенә - алты, малайлар мәдрәсәсенә җиде тонна көзге байлыкны үзләре килеп алганнар. -Гошер сәдакасы җыюда барлык авыллар да актив катнашты, хәтта Чумачка, Якты Тау, Яшәүче, Әмир кебек кечерәк авыллар да...