Лагерка авылының иң өлкән кешесенә - Петр Мишкинга 95 яшь тулды
-Дөресен әйткәндә, миңа инде 96. 1921нче елны дөньяга килгәнмен. Моны раслаучы документ та бар. Озак яши алмас дип, теркәмичә торалар. Ә мин гомерле булып чыктым. Ул хатаны бервакыт төзәтергә дә уйлаган идем, аннан соң кул селтәдем, бер елга булса да яшьрәк булыйм әле дидем, - дип шаяртып куйды безне каршы...
-Дөресен әйткәндә, миңа инде 96. 1921нче елны дөньяга килгәнмен. Моны раслаучы документ та бар. Озак яши алмас дип, теркәмичә торалар. Ә мин гомерле булып чыктым. Ул хатаны бервакыт төзәтергә дә уйлаган идем, аннан соң кул селтәдем, бер елга булса да яшьрәк булыйм әле дидем, - дип шаяртып куйды безне каршы алганда Петр Васильевич.
Хатыны Пелагея Павловна да 90нан узган, гыйнварда 92 яшен тутырачак. Быел аларның гаилә корып бергә яши башлауларына да 70 ел булган икән. Ярты гасырдан артык парлап яшәү - сирәкләргә генә насыйп бәхет, ә Мишкиннарны бер шиксез бәхетле кешеләр дип була.
-Аларны авылдашлары да бик хөрмәт итә, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Федор Павлов. - Әби дә, бабай да бер тик тормыйлар, гел нәрсәдер эшлиләр. Аларның йорт тирәләре дә ялт итеп тора. Бик уңган кешеләр.
Гомумән, әңгәмәдәшләребезнең ачык йөзле, кунакчыл кешеләр икәнлеге күренеп тора, оптимистлар, алардан ник бер зарлану сүзе ишетелсен.
Без килгәндә дә, Пелагея Павловна йорт тирәсен карап йөри иде. Бакчалары, өй алды чип -чиста, җыештырылган, бер яфрак та, чүп үләне дә күрмәсең, өендә дә тәртип.
-Бабай инде картайды, эшли алмый, шулай да ярый әле ул бар, миңа зур иптәш, - ди хуҗабикә. - Менә туган көнен дә инде әллә ничә көн үткәрәбез. Ял көннәрендә балалар кайткан иде. Бүген сез килдегез, бик зур рәхмәт. Мин дә сезгә шулай парлы итеп, исәнлектә картаюыгызны телим.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырды, туган көне белән котлады.
Петр Васильевичның әти-әниләре урта хәлле крестьяннар була, 1931 елда аларны өйләреннән куып, авылдан сөрәләр. Мишкиннар озак еллар Магнитогорск шәһәрендә яшиләр. Әтисе үлгәч, Петр әнисе белән туган авылларына кайтып төпләнә.
Трахома авыруыннан соң малайның уң күзе начар күрә башлый, аңа икенче группа инвалидлык бирәләр, шул сәбәпле Бөек Ватан сугышына да алмыйлар.
Пелагея Павловна карты хөрмәтенә табын да әзерләгән, матур күлмәге дә үзенә килешеп тора. Үзе теккән икән.
-Яшьли икебез дә авырлыкларны күп күрдек. 1947нче елны кушылдык. Тормыш бит, төрле вакыт була, әмма килешеп яшәдек. Җиде бала үстердек, - ди Пелагея Павловна. - Ирем акыллы, булдыклы булды.
Мишкиннар озак еллар урманчылыкта хезмәт куеп пенсиягә чыгалар. Бүген икәү генә яшиләр, ләкин аларның йортыннан кунак өзелми, төрле шәһәрләрдә яшәүче балалары, оныклар авылга еш кайталар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
«Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем, табиблар булышмады» [булган хәл]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев