17 август 2017 яңалыклары
-
Яңа Элмәледә Портновларның яшь бозаулары да чөгендер ашап көрәя
Аларның бакчалары да шәт гектар зурлыктадыр, анда рәт-рәт, шактый зурайган чөгендер, сабаклары әле һаман ямь-яшел бәрәңге, куе булып күпьеллык үләннәр дә үсә. Умарта кортлары өчен аерым участок бүленгән. Яңа Элмәледә яшәүче Портновларның озын, нык, биек абзарлары да әллә кайдан күренеп тора. Тезмәләрен печән белән тутырганнар, абзар артында да рулоннар дистәләп....
-
Чирмешән районы игенчеләре урак темпын көчәйтә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында әлегә 6278 гектардан, ягъни тиешленең 16 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган. Бу күрсәткеч көн саен уртача 900-1000 гектарга үсә бара. Башкалар белән чагыштырганда, "ҮтәмешАГРО", "Сөлчә", "КүтәмәАГРО фирмасы", "БиоАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә урак темпы югары, аларда барлык мәйданнарның 46-21 процент өлешендә комбайннар узган. Бүген күпчелек...
-
Чирмешән районы депутатлары угрыларга каршы көрәшне көчәйтергә килештеләр
Район Советының өченче чакырылыш егерме бишенче утырышында депутатлар әллә никадәр - җинаятьчелектән тотынып, гореф-гадәтләрне саклауга кадәр булган мәсьәләләр карады. Җинаятьчеләр йокламый Әүвәл депутатлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаевның елның узган алты ае буенча райондагы оператив хәл турындагы чыгышын тыңладылар. Бу чорда 135 җинаять теркәлгән, ягъни узган...
-
Чирмешәндә фонтаннар эшләми
Быел Чирмешәндә бер фонтан да эшләми. Элеккеге биш фонтанның берсе гамәлгә яраксыз. Икесе ремонт сорый бугай, үзәктәгесе урнашкан урында үзгәртеп кору эшләре бара. Җәен дә эшләмәгәч, алар нәрсәгә?!.
-
Дин галиме килә
19 августта, шимбә көнне, Чирмешән мәчетенә Болгар Ислам академиясе профессоры, танылган галим Габдерраззак әс-Сәгъди киләчәк. Вәгазь тыңларга теләүчеләрне кичке сәгать 6га мәчеткә чакыралар.
-
Башлаган эш – беткән эш
Кармалка борылышыннан Бәркәтә авылына кадәр арадагы юлны ремонтлый башладылар. "Алексеевскдорстрой" осталары бу эшкә Югары Кармалка авылы тирәсеннән Чирмешән уңаена таба участокта кереште, әлегә юлның нигезен ныгыталар. 13 километр озынлыктагы бу юл ремонтына акчаны нефтьчеләр биргән.
-
Чәчәкле бәйрәмгә чакыралар
Иртәгә, 18 августта, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты каршындагы парк-скверда чәчәкләр бәйрәме уздырыла. "Чәчәк ат, минем туган Җирем!" дип аталган чарада чәчәкләр темасына бәйгеләр, балалар өчен уеннар, үзешчәннәребез концерты булачак. Бәйрәм кичке сәгать 6да башлана.
-
Чирмешәнлеләрне эстрада кичәсенә дәштеләр
Узган җомга көнне, 11 августта, Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта бәйрәм - эстрада кичәсе оештырылды. Күңел ачу чарасында үзебезнең артистлар: Ләйсән Галләмова, Рузилә Булатова, Айнур Галләмов, Айнур Заһитов татар һәм рус телләрендә моңлы җырласалар, Гөлназ Гатина башкаруында исә халык җырларын яратып тыңладык. Чарада яшьләр үзәгенең үз "йолдызлары" да чыгыш...