17 июль 2013 яңалыклары
-
Саранча юк ителгән
Ульяновка авыл җирлеге территориясендәге "Якимова Ю.Г" крестьян-фермер хуҗалыгы кырында саранча табылган. Шактый таралып өлгергән корткычлар әлегә юк ителде. Девичья Поляна авылы янында җиде еллап чәчелмәгән 140 гектар мәйданлы кырны эшкәрткәч, белгечләр саранчаның итальян прусы дигән төренә тап була. Ул янәшәдәге 38 гектарлы солы басуында да үрчеп өлгергән. - Оператив рәвештә,...
-
Төзелешкә акча кирәк
Чирмешән мәчете янкормасының стеналарын күтәрделәр. Аның өчен төзелеш материалларын - газобетон, пенополистирол блокларны әҗәткә алырга туры килгән. Эшне алга таба дәвам итәргә халыктан, оешмалардан акчалата ярдәм кирәк.
-
Ильяс Галимов – баш батыр
Универсиада көннәрендә Казанда үткән Сабан туенда якташыбыз, Туймәт авылы егете - 135 килолы Ильяс Галимов баш батыр булып калган, җиңел автомашина белән бүләкләнгән.
-
Һәр көнне – мәҗлес
Рамазан аенда авылларыбызда ифтар мәҗлесләре үтә. Узган якшәмбе көнне Керкәле мәчетендә сиксәнләп кеше өчен табын көйләнде. Җыен халкы Лениногорск шәһәреннән килгән Булат хәзрәт вәгазен тыңлады. Аннан Коръән укылды. Авыз ачу мәҗлесенең чыгымнарын исә Шәүкәт Хәйруллин күтәргән. - Авылдашларга бик зур рәхмәт. Керкәледә һәр кичтә ифтар ашлары уздырыла. Ә шимбә, якшәмбе...
-
Укучыларны укучылар тәрбияләшә
2нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган лагерьларда 80 бала ял итә. Бирегә йөрүче олырак сыйныф укучылары бакчада үз ашханәләре өчен җиләк-җимеш тә үстерешәләр. "Ромашка" дигән лагерьда 55, ә "Факел" хезмәт лагерында 25 бала өчен ял оештырылган. Укучылар көненә ике тапкыр - иртән һәм төш вакытында тамак ялгый. - Аларның ялын кызыклы итү...
-
Кызыл Ярга төзүчеләр килде
Бу атнада "Казанводопровод" оешмасы осталары поселокта яңа суүткәргеч сузу эшенә керештеләр. Монда барлыгы 5 миллион сумлык эш башкарылачак. - Эшкә тотынганчы, документ эшләрен бетердек,- ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. Бер урамлы Кызыл Ярда 1600 метр озынлыгында суүткәргеч сузылачак, бер су башнясы, өч янгын гидранты, биш су колонкасы...