17 июнь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында авылда яшәүче әниләргә бирелә торган түләүне алган йөзенче кешене котладылар
21 яшьлек Ольга Горбачева авыл җирендә яшәүче аналарга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләүнең районда йөзенче алучысы булды.
-
Чирмешән районының Әмир авылы зиратында ике көн өмә узган
Әмир авылында киңәйтеп тотылган зиратның тимер яңа коймаларын буядылар. Бу гамәлне авылдашлар күмәкләшеп башкарса, эш өчен буяуны исә Себердән үк җибәргәннәр.
-
Татарстанда коронавирустан 12 нче кеше вафат
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән.
-
Чирмешән районы егетләре Хабаровскида һәм Читада хезмәт итәчәк
Хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче төркеме 15 июньдә юлга кузгалды. Бу көнне районнан 7 армиягә егет киткән.
-
Чирмешәннең полиция бүлекчәсе начальнигы Дагыстанга китте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов Дагыстан республикасына алты айга хәрби командировкага китте.