17 февраль 2017 яңалыклары
-
“Иртәгә киләм дип “смс” язды да, шуннан юкка чыкты”
12 февраль көнне Сарман районы Сөлек авылыннан 23 яшьлек Салават Нуретдинов якыннары янына Чаллыга юл тота. Тик авылны чыккач та аның юлы киселә: инде өченче тәүлек буе егеттән бер хәбәр дә юк. -Бу авылда безнең йортыбыз бар, - ди Салаватның әнисе Дания ханым. - Ул отпуск ялында анда бер атна...
-
Музейда – авыл тарихы
Иске Котыш мәктәбендәге туган як тарихы музеена 90нчы елларда нигез салына, беренче экспонатлар туплана башлый. Бүген биредә 800дән артык экспонат бар. Алар үткәннәрне күзалларга ярдәм итә. Ремонттан соң музей бөтенләй яңа төс алган, ул өч өлешкә бүленгән. Беренче залда элекке замандагы авыл өе, авыл кешеләренең яшәеше күрсәтелә. Бер стенада мәктәп,...
-
Сыра өчен – 1500 сум штраф
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы яхшы хәбәр белән башланып китте. Дүрт ел әбисе тәрбиясендә яшәгән малай әтисе гаиләсенә кайтарыла, Чирмешәнле С. ата хокукын кире торгызу өчен документлар әзерли. Ә менә Түбән Кармалкадан Д.ны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар туплана. Балаларны гаиләдән алганнар да. 2012 елда бер гаиләгә...
-
Чирмешән районындагы янгыннарның күбесенә электр үткәргечләрдәге төзексезлекләр сәбәпче
Быел районда янгын бер торак йортка һәм каралты-курага зыян китерде. Ике очракта да ут казасына - электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпче, ди белгечләр. Узган елдагы райондагы янгыннарның яртысыннан күбрәгендә дә нәкъ менә электр "гаепле". Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга? Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр...
-
Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ сөтчелек комплексына таналар кайтардылар
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" сөтчелек комплексына, ниһаять, маллар кайтты. Алар - әлегә 74 баш буаз тананың күбесе ай-ай ярым эчендә бозауларга тиеш. Соңрак монда сыерлар санын 1000 башка җиткермәкчеләр. Районда тиңе булмаган галәмәт зур, 440 миллион сум чамасы бәягә төшәчәк комплекс сөт җитештерүгә махсуслаша. Бюджет һәм комплекс хуҗасы Ильяс Хәнәфиев акчасына...
-
Түбән Кәминкәгә игезәкләр кайтты
Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның әле бу көннәрдә генә игезәкләре туды. Бәбиләр аларның бишенче, алтынчы балалары. Малайларга Линар белән Динар дип исем кушканнар. Аларны әниләре Әлмәттә тапты. Быел, әлегә, Түбән Кәминкәдә бер сабый да тумаган иде әле. -Яшереп тормыйм, мондый артымны планламаган идек, Аллаһы Тәгалә бирде сабыйларны. Хатыным Таня ягында да,...