17 февраль 2012 яңалыклары
-
Чаңгычыларыбыз сынатмады
Безнең район чаңгычылары нурлат районында узган ярышларда берничә призлы урын алдылар. РФ атказанган физик культура хезмәткәре В.Цыганов призына үткәрелгән әлеге ярышларда төрле районнардан 9 команда катнашты. Үз яшь категорияләрендә безнекеләрдән Марина Колесникова, Петр Захаров (беренче урыннар), Анна Тимирясова, Сергей Григорьев, Вероника Сафронова, Татьяна Шерматова (икенче урыннар), Петр Рыбкин һәм Петр...
-
Сораулар җаваплы булды
"Мәктәбегезгә бер бала килсә дә, аны шунда укытырбыз. Яшьләр Чирмешәндә түгел, ә үзегездә үк яңа йортлар салсалар, балалар тагын да артачак. Сездә дә халык санын киметмисе иде". Түбән Чегодайда узган халык җыенында шулай диделәр. Мәктәпкә килгәндә, быел аны бөтен яклап төзәткәннәр, электр чыбыкларын яңартканнар, бина эченә үк су керткәннәр, янгынга...
-
Бушлай түгел, түлисе бар
2009нчы елда район үзәгендәге Гагарин урамында (Амур ягында) социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 16 йорт файдалануга тапшырылды. Бу өйләр агросәнәгать комплексында, социаль һәм бюджет өлкәләрендә, предприятиеләрдә эшләүчеләргә төрле шартлар нигезендә бирелде. "Без монда 2009нчы елның 20 декабрендә күчендек, - ди 135нче янгын частенда эшләүче Рафаэль Нургатин. - Тулысынча әзер йортка...
-
Эшне тәмамларга акча кирәк
2008 елның җәендә Иске Элмәле авылында төзелә башлаган чиркәүдә бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә, дисәң дә була. Ләкин интерьерны барлык чиркәү атрибутлары белән бизәү һәм территорияне төзекләндерү өчен тагын 2 миллион сум тирәсе акча кирәк. Храм, нигездә, искеэлмәлеләр һәм читтә яшәүче авылдашлары хисабына төзелә. - Иске Элмәледә гыйбадәт йорты...
-
Бакчаларда урыннар җитми
Район үзәгендә 44 сабый балалар бакчасына чират тора. Мондый проблема Иске Элмәле авылында да бар. Анда 11 балага мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә урын җитми. Ульяновка авылында да 32 баланың әни - әтиләре балалар бакчасы турында хыяллана. Бу авылда мондый учреждение гомумән юк. Сүз уңаенда, районда 24 балалар бакчасы исәпләнә.
-
Берлиннан соң – Чирмешәнгә
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үз концертлары белән узган атнада Чирмешәнгә дә килде. Коллектив район мәдәният йорты сәхнәсендә ике концерт тәкъдим итте. Көндез алар район мәктәпләреннән килгән укучылар алдында махсус программа күрсәттеләр. Яшь тамашачыларга Казан артистларының чыгышы бик хуш килде. Дөрестән...
-
Мәктәптә «Насвай» сатканнар
Әлеге хәл Ульяновка урта мәктәбендә була. 7нче класс укучысының әнисе мәктәптән кайткан улының дәфтәрләрен һәм китапларын җыештырганда, кәгазь битенә төргән яшел төстәге порошокка тап була. Әнисе улыннан бу матдәнең нәрсә икәнлеген һәм каян алганлыгын сорашкач, участок инспекторына хәбәр итә. Тикшерү барышында "Насвай" исемле наркотик матдәне әлеге малайга өлкән класс укучысының...