17 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр кредитка акча ала
Соңгы сигез елда 2315 райондашыбыз барлыгы 467 миллион сум ташламалы кредит алган. 2013 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредит терлек абзарлары төзергә яки үзгәртеп корырга һәм мал алырга бирелде. Ел дәвамында 402 райондашыбыз шул максатларга тулаем 100 миллион 426 мең сум кредит акчасы алган. Ташламалы кредиттан файдаланучыларның күпчелеге (193 кеше)...
-
Чирмешән районы авылларының киләчәге - фермерлар кулында
Иске Кади авылында яшәүче Салават һәм Розалия Камаловалар берничә ел элек Тукай поселогындагы ташландык ферма бинасын төзекләндереп, терлек үрчетә башладылар. Бүген авылда, никтер, мал асрап, җир эшкәртеп яшәүдән ләззәт алып яшәүчеләр бик аз. Авыр хезмәт керемне күп бирми, әчыгымнарының - иге-чиге юк. Шуңадыр да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне бармак...
-
Чирмешән көрәшчеләре - икенче урында
Яңа Чишмә районында татар-башкорт көрәше буенча Рәшит Әхмәтвәлиев призына үткәрелгән ярышларда безнең район командасы, хуҗалардан гына калышып, икенче урынны алды. Район командасы составында Лашман, кадет-интернат, 2нче Чирмешән мәктәпләре һәм лицей укучылары осталыкларын күрсәтте. Яшьләр арасында үз үлчәү авырлыгында 2нче Чирмешән мәктәбе укучылары Нәфис Әсәдуллин һәм Виктор Наумов, кадет-интернат мәктәбеннән Рөстәм...
-
Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куярга вакыт
Район газетасының 10 январь санында Кара Чишмә авылында яшәүче Саимә Моратованың район үзәгендә әниләргә һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдимен райондашларыбыз да хуплый. Анна Суворова (Чирмешән): -Минемчә, бик яхшы тәкъдим. Мин сугышка кадәр туган бала. Әниләребезнең нинди авырлыклар белән безне - балаларны аякка бастырганнарын бик яхшы беләм. Әле бит сугышка киткән...
-
Ачык конкурс үткәрү турында белдерү
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вакантлы урынына ачык конкурс игълан итә. 1. Кандидатка түбәндәге таләпләр куела: - тиешле юнәлештәге югары белем; - 2 елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча биш елдан да ким булмаган стаж; -кандидат мәгьлүмати-технологияләр...
-
Чирмешән бабайлары “скандинавларча“ йөри
Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр исәнлекләрен Финляндия, Швеция картлары кебек ныгыта башлаган. "Скандинавларча йөрү"нең асылы бик гади. Олы яшьтәге кешеләр чаңгы таякларына охшаш таякларга тотынып, билгеле бер ритм белән "прогулка" ясый. Европа илләрендә популяр булган шушы ысул белән әби-бабайларның мускуллары ныгый, гәүдә төзлеге саклана төшә, ди. Безнең интернатта яшәүчеләр...