16 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында мини-фермалар күбәячәк
Районда 82 мини-ферма исәпләнә, бүген аларда 450ләп баш савым сыеры асрыйлар. Моннан кала тагын 12 райондашыбыз шундый терлек торагы күтәрү өчен бирелүче дәүләт ярдәме - субсидия алырга чиратта тора. Район җитәкчелеге, гомумән, мини-фермалар төзелешен тизләтергә өнди. Мәгълүм булганча, республика программасы нигезендә, сигез баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзергә 200 мең,...
-
Яңа Элмәледә ике баҗай балык үрчетә башлаганнар
Яңа Элмәледә, ферма янындарак буада чупылдашып балыклар сикерешә, алар бик күп. Ике баҗай - Сергей Павлов һәм Сергей Григорьев, 49 елга арендага алып, биредә 4 ел элек балык үрчетә башлаганнар. -Башта буа тирәсен тәртипкә китердек, - ди вахта ысулы белән Себердә дә эшләүче, цех башлыгы Сергей Павлов. -Яр кырыйларына 100дән...
-
Искеүтәмешлеләр Чатыр тауга менде
Төрки халыкларның Азнакай районында узган "Чатыр тауда җыен" иҗат фестивалендә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының "Хыял" фольклор ансамбле чыгыш ясап кайтты. Искеүтәмешлеләр анда "Әй, дубыр-дубая" дип аталган музыкаль композиция тәкъдим иткән. Оештыручылар безнең артистларны Диплом белән бүләкләгән.
-
“Ландыш”ка машиналар кайтты
Район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасына республикадан автокласс бүләк иттеләр. Бу - сабыйларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен светофоры, юл билгеләре, уенчык машиналары, стендлары булган күрсәтмә әсбап.
-
Яңа Элмәледә яшәүче Митюковлар сыерларына силос та әзерлиләр
Митюковлар бу көннәрдә гадәттәгедән иртәрәк торалар, сәбәбе шул - чират көтүе җиткән. Дүрт баш сыерга дүрт көн чыгарга. Әле мәктәптә генә укучы Анатолий да шулай итеп берничә көн чыбыркы шартлаткан. Сыерлар тук кайткан, андый-мондый хәл булмаган. Әйе, көтү көтү - бик җаваплы эш. Аларның дүрт баш сыеры ай саен уртача...