16 май 2016 яңалыклары
-
Рамазан ае үзенчәлекләре, сәдакалар күләме тәгаенләнде
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә, 6 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн...
-
Чирмешәндә чүпне капчыкларда җыячаклар
20 майдан башлап, Чирмешәннең Кыр, Чишмә, Макаринская, Нагорная, Карл Маркс, Гагарин, Дзержинский, Совет, 22нче партсъезд урамнарыннан һәм Ярминкә тыкрыгыннан чүп контейнерлары алыначак, аларда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлаячаклар.
-
Чирмешәндә яшәүче ир-ат мунча чормасыннан мылтык тапкан
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 39 хәбәр теркәлгән. Чирмешәндә автовокзал янында скутер һәм җиңел машина, ә Канаш урамында ике машина бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте гаражыннан ике аккумулятор урланган. Матди зыян 18500 сум....
-
Лашман мәктәбе укучысы - спорт мастерлыгына кандидат
Лашман мәктәбе укучысы Рәсим Вафин спорт мастерлыгына кандидат булды. Үзебезнең район мәктәбендә белем алучы укучының шундый дәрәҗәгә ирешүе Чирмешән тарихында беренче очрак, диләр.