16 февраль 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә Чистай епархиясе яшьләренең слеты узды
Узган атнада безнең районда Чистай епархиясенең яшьләр слеты узды. Анда Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Болгар һәм Чирмешән районы вәкилләре катнашты. Православие динен тотучы яшьләр актив тормыш алып баралар, төрле чаралар оештыралар, аларда үзләре дә катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, еш кына очрашулар да үткәрәләр. Чирмешәндә мондый чара беренче тапкыр үтте. Кунаклар...
-
Чирмешәндә бәяләрне прокуратура контрольдә тота
Шушы көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре район үзәгендәге кибетләрдә һәм даруханәләрдә бәяләрнең ни дәрәҗәдә дөрес итеп куелганын тикшерү максатыннан рейд үткәрделәр. Хокук саклаучылар "Империя вкусов" , "Чулпан", "Шатлык" һәм башка сәүдә үзәкләрендә 40ка якын төр азык - төлек продукциясенең бәяләрен карадылар. Кызганычка каршы, кайбер кибетләрдә бәяләрне нигезсез күтәрү фактлары ачыкланды. Әйтик, эшкуарлар...
-
Чирмешәндә әфганчыларны хөрмәтләделәр (ФОТО)
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 26 ел булды. 1979да башланып, 1989 елның 15 февраленә чаклы барган бу сугышта 88 райондашыбыз катнашкан. Шөкер, якташларыбыз арасыннан әлеге бәрелешләрдә һәлак булучылар юк. Ил тарихына кереп калган шушы вакыйгалар геройларын үткән атнада оештырылган чараларда искә алдык. Чирмешәндә бу көнне, Җиңү паркында, "әфганчылар" сугышларда һәлак...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 Үткән атнада Чирмешәннең Шешминская урамында мунча янган иде (бу турыда газетада язылды). 02 9нан 16 февральгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 32 гариза һәм хәбәр кергән. Соңгы вакытта тагын ике чирмешәнле мошенниклар "кармагына" эләккән. Берсен билгесез кешеләр улының бурычын түләтергә дигән булып 14 мең сум, икенчесен оныгыңа ярдәм кирәк...
-
Чирмешән лицеенда акция үткәрелде
Чирмешән лицеенда "Кошларга ярдәм ит!" дигән акция үткәрелде. Укучылар төрле материаллардан, көнкүреш калдыкларыннан кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Әлеге эшләнмәләр лицей территориясендәге агачларга эленде. Инде безнең канатлы дусларыбызның үз җимлекләре бар. Рәйханә Мәсләхетдинова, Чирмешән лицееның 8 класс укучысы. Автор фотолары.