15 май 2013 яңалыклары
-
Иван Бокин тиз чәчә
"Чирмешән-АГРО"да бахатайга әзерләнәләр. Чәчкечләргә берничә көнлек эш калган. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр - бар да җир куенында. Бүген төп көч бодай, кукуруз чәчүгә тупланган. Җәмгыятьтә артык кабаланмыйча, җирне кат-кат эшкәртеп кенә чәчәләр. Солыча куркыта. Ул бик әрсез чүп үләне, технологияне үтәмәсәң, бик тиз калкып чыга, бөтен кырыңны харап итә,...
-
Бер ярыштан – ике медаль
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов Европа чемпионатыннан берьюлы ике - алтын һәм бронза медальләр яулап кайтты. - Кул көрәштерү буенча Литваның Друскининкай шәһәрендә узган бу бәйгедә дөньяның 27 иленнән мең ярым чамасы спортчы катнашты,- ди якташыбыз. - Россия командасы составында, анда Чаллыдан дүртәү бардык. Фәнис абыйның ветераннар арасында континент...
-
Бәйрәм факелын без дә күрербез
Казанда узачак Универсиада уты-факелы 25 июнь көнне безнең районга килеп җитәчәк. Район делегациясе факелны яңачишмәлеләрдән район чигендә кабул итеп алырга тиеш. Утны район үзәгенә алып кайткач яшьләрнең ял итү үзәге каршында тантаналы чара булачак. Аннан соң районыбызның ун спортчысына Универсиада факелын район үзәге урамнары (Титов, Технический, Шешминский, Совет) аша үткәрү...
-
Мәчет янкормасына нигез салына
18 майда, шимбә көнне Чирмешән мәчетенең янкормасын төзү өчен нигез ташлары куелачак. Бу изге эштә сезнең дә ярдәм кирәк, хөрмәтле милләттәшләр, диндәшләр! Сезне иртәнге сәгать 8дә мәчет янында көтәбез.