14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Утыртканны сакларга да кирәк
1 октябрь көнне республикада "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башланып китте, ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның максаты - агач үсентеләрен, урман утырту гына түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү. Октябрьнең беренче көнендә районның барлык авылларында диярлек өмәләр узды, агачлар утыртылды. Акциядә катнашучыларны Чирмешән...
-
Иске Элмәледә БДИ нәтиҗәләре районда иң яхшылардан
Узган уку елында Яңа Элмәле урта гомумбелем мәктәбен дүрт укучы тәмамлаган һәм барысы да югары уку йортына укырга кергән. Аларның икесе - укытучы, икесе нефтьче һөнәрен сайлаган. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, гомумән, 2015-2016нчы уку елы күрсәткечләре буенча әлеге мәктәп районда иң яхшы дип табылды. Рус теленнән яңаэлмәлеләр аеруча яхшы нәтиҗәләр...
-
Чирмешәнлеләргә салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп өлгерергә кирәк
Райондашларыбызга салым хатлары килә башлады. Милек (йорт), җир участогы, транспорт салымын 1 декабрьгә чаклы түләргә кирәк. Быел шәхси затларның милкенә салым күләмен билгеләүдә үзгәрешләр бар. Моңа кадәр ул инвентарьләштерү бәясеннән чыгып исәпләнсә, 2015 елдан милек салымы кадастр бәясеннән чыгып салына. Яңа үзгәрешләр, нигездә, мулрак тормышта яшәүчеләр, зур йортлар ияләре кесәсенә...
-
«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»
Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 4 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул. Гаиләсе бөтен, ике баласы, ире дә янында югыйсә. Тик...
-
Лашманда белдерүләрне рупордан әйтәләр
Лашман авылында халыктан җыелган үзсалым акчасына тавыш көчәйткеч - рупорлар урнаштырылган. -Әлеге җайланмаларны халык соравы буенча, биш урынга куйдык. Авыл зур, бер очта үлем-китем очрагында икенче очта ишетмичә дә кала идек, бик җайлы булды, диләр хәзер. Җыелышлар, төрле чаралар турында белдерүләрне дә хәбәр итәбез. Шундый ук җайланмаларны Әмирдә дә урнаштырачакбыз,...