14 июль 2015 яңалыклары
-
Өч чирмешәнледә яман шеш табылган
Быел диспансеризация узган 1789 райондашыбызның өчесендә яман шеш табылган. 2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә. Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел профилактик медицина каравын 3343 кеше узарга, шул исәптән 1202 хатын - кыз маммографта...
-
Чирмешән районында Питрау бәйрәме узды
12 июль көнне Сосновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Әккәрәй авылларында Питрау бәйрәме үткәргәннәр. Питрау яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Ул җәй уртасына туры килә. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша. Себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да...
-
Яшәүче Сабан туенда иң күп бавырсак пешерүчене бүләк көтә
Бу авылда 18 июль көнне булачак зур бәйрәмдә милли көрәш, атлар узышы, Сабан туендагы барлык уеннар да оештырылачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Яшәүчелеләр һәм кунаклар - хатын-кызлар арасында да көрәш батырын билгеләмәкчеләр, хәтта иң күп һәм тәмле бавырсак пешерүчеләргә дә бүләк әзерләнгән. Сабантуйга күренекле, популяр байтак җырчыларны да чакырганнар....
-
Чирмешән районы авылларында су сибү өчен түләүләр яңадан саналачак
Район авылларында яшәүчеләр 2015 елның июнь ае өчен "Су сибү" хезмәтенә түләүләргә карата "Чирмешән" бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖнә күпсанлы дәгъвалар белдерделәр. Бер сутый җиргә исәпләп сибелә торган су өчен түләнгән сумма 2015 елның августында кабат исәпләнәчәк. Түләү квитанциясендәге сумманы "Су сибү" хезмәтеннән башка гына элек җибәрелгән квитанция буенча түләргә мөмкин....
-
Чирмешән районында яфраказык әзерлиләр
Райондагы оешмалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 13 мең пардан күбрәк, 78,5 тонна яфраказык бәйләп кайтардылар. Витаминлы бу, туклыклы миннекләр, билгеле, кышын малларга, аеруча яшь үрчемгә менә дигән азык булачак. Июнь азагында, июль башында әзерләнгәннәре бигрәк тә. Яфраказыкны, миннекләрне мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт учреждениеләре, хәрби комиссариат бүлеге, автотранспорт предприятиесе, район газетасы...