Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өч чирмешәнледә яман шеш табылган

Быел диспансеризация узган 1789 райондашыбызның өчесендә яман шеш табылган. 2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә. Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел профилактик медицина каравын 3343 кеше узарга, шул исәптән 1202 хатын - кыз маммографта...

Быел диспансеризация узган 1789 райондашыбызның өчесендә яман шеш табылган.

2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә.
Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел профилактик медицина каравын 3343 кеше узарга, шул исәптән 1202 хатын - кыз маммографта тикшерелергә тиеш. Бүген 1034 кеше күренгән. Шуларның 132сендә патология,үзгәреш, тайпылыш булуы ачыкланган.
-Диспансерлаштыру үтү өчен райондашларыбыз иң беренче чиратта үзенең участок врачына яки 105нче кабинетка мөрәҗәгать итсен иде, - ди район үзәк больницасының диспансерлаштыру буенча шәфкать туташы Ризеда Галиева. - Регуляр рәвештә болай тикшеренү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк - кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабетын һәм башкаларны булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангыч вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шуңа да якташларыбызны моңа җаваплы карап, диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырабыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яман шеш диспансеризация