13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Бәркәтәдән - җиденче полковник
Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Наил Мостафинга полиция полковнигы дәрәҗәсе бирелгән. Чирмешәндә эшләп киткән якташыбыз хәзер Балык Бистәсе районында эчке эшләр бүлеген җитәкли. Мәскәүдән үк килгән приказ нигезендә, Наил Фоат улына полковник погоннарын РФ ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры тапшырган. Наил Мостафин - Бәркәтәдә туып үскән җиденче полковник.
-
Казанкада – тәре белән йөреш
Казанкада ике ел инде Казан Мәрьям-ана часовнясы эшләп килә. Биредә гыйбадәт кылулар, башка дини чаралар үткәрелә. Авыл халкы барып дога кылырга, изгеләр, мәрхүмнәр хөрмәтенә шәм куярга урын булуына бик сөенә. Күптән түгел Самарада яшәүче авылдашыбыз Любовь Изъявлева Казанка урамнары буйлап Казан Мәрьям-ана иконасын күтәреп йөрүне оештырды. Бәйрәмгә Казаннан, Яр Чаллыдан,...
-
Чирмешәннең тарихи урыннары туристик маршрутка кертелә
Республикада, көньяк - көнчыгыш төбәктә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтү, узганнар белән таныштыру максатыннан "Татарстанның алтын дагасы" - "Золотая подкова Татарстана" туристик маршрутын ачу планлаштырыла. Әлеге проектта республиканың 16 шәһәр һәм районы, шул исәптән безнең район да катнашыр дип көтелә. Эшче төркем сентябрь аенда Чирмешәндә булып, истәлекле...
-
Штрафларын түләмәүче чирмешәнлеләр рәшәткә артында утыра
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата хәзер штрафлар зур, аларны түләүдән качып йөрүчеләр дә күп. Бүген район суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләр буенча 584 эш бар (ел башында 2172 булган). Суд приставлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, бурычларны түләтү буенча актив эш алып баралар, еш кына рейдлар үткәрәләр. -ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә,...