13 апрель 2016 яңалыклары
-
Эрзя телен белүче чирмешәнлеләр сертификат алачак
2 нче Чирмешән мәктәбендә эрзя телендә тоталь диктант яздылар. Төрле һөнәр ияләреннән булган тугыз якташыбыз, үзләре теләп, белемнәрен тикшерү акциясендә шушы рәвешле сыналырга булганнар. "Укучылар" - заманында Мордва Афонькәсе мәктәбен тәмамлаучылар. Барысы да эрзя телен һәм әдәбиятын дәресләрдә үзләштергән буын. Төрле елларда аларга ана теленә мәхәббәтне укытучылары Матрена Агеева, Ирина...
-
Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган
Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет - Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде. Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды. Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Сәламәтлек беренче урында "Язгы изгелек атнасы" республика акция кысаларында районда "Нык сәламәтлек" акцисе старт алды. Әлеге чара барышында район үзәк больницасы врачлары өлкәннәр һәм картлар йорт-интернатында яшәүчеләр белән очрашу үткәрергә, аларның сәламәтлекләрен тикшерергә планлаштыралар. Шулай ук район үзәк больницасында сугыш ветераннары катнашында, сәламәтлекне саклау проблемаларына багышланган, "түгәрәк өстәл" үткәрү күздә...
-
Чирмешәндә бердәмроссиялеләр саны арта
"Бердәм Россия" сәяси партиясе төбәк бүлекчәсе членнары быел тагын 10га күбәйгән. Бу көннәрдә аларга партия билетлары тапшырдылар. Райондагы 28 партия оешмасында бүген 1388 әгъза исәпләнә. -Яшьләр арасында да "Бердәм Россия"гә керергә теләк белдерүчеләр бар, - ди партиянең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Закиров. - Быел әгъзаларыбыз саны ким дигәндә тагын 5кә...
-
Лашман мәктәбе укытучысы Вәли абыйга әле дә рәхмәтлемен
Сакланып кына йөрегез, балам! Әниебез шул сүзләрне әйтә дә ишекне эчтән бикләп куя. Без караңгылыкка кереп чумабыз. Яктырганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар. Мәктәпкә таң аткач кына барып җитәбез. ...Хәтер иң авыр чорны - кыш көннәрен саклап калган. Аякларда кершән кебек тула оеклар, кыштырдап торган өр-яңа чабаталар. Билгеле, бүген минем...
-
Чирмешән районында үлүчеләр күп, туучылар аз
Районда демографик хәл катлаулы, үлүчеләргә караганда туучылар азрак. Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның узган өч аенда районда 81 кеше вафат булган, нибары 29 сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе - авыл халкының картаюы, ди врачлар. Ләкин үлемгә китерүче башка сәбәпләр...