Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да арта

2014 елның тәүге туе 10 январьдә булып, бу көнне ике пар кавышкан. Үткән ел район ЗАГС бүлеге 129 парның никахын теркәгән, шуларның алтысы әле декабрьдә генә гаилә корган. 2012дә кавышучылар саны 11гә азрак булган. Район ЗАГС бүлеге 2013 елда 226 балага туу турында таныклык тапшырган. Ә 2012дә туучылар саны 15кә...

2014 елның тәүге туе 10 январьдә булып, бу көнне ике пар кавышкан.


Үткән ел район ЗАГС бүлеге 129 парның никахын теркәгән, шуларның алтысы әле декабрьдә генә гаилә корган. 2012дә кавышучылар саны 11гә азрак булган.

Район ЗАГС бүлеге 2013 елда 226 балага туу турында таныклык тапшырган. Ә 2012дә туучылар саны 15кә кимрәк булган.

2013 елда аерылышучылар саны да арткан. Ел дәвамында 42 гаилә таркалган, шуларның дүртесе декабрьдә . 2012 елда 32 пар аерылышкан.

Кызганыч, "үлем бизмәне" туучыларныкыннан авыррак. Үткән елның декабрендә - 30, ә ел буена 316 кеше вафат булган, 2012 елда тагын да күбрәк - 323.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан туйлар