12 август 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында ярдәмгә мохтаҗлар ялгыз түгел
Районда 8284 кешегә социаль ярдәм күрсәтелә. Аларның 1846сы - федераль, 6438се региональ ташламалардан файдалана. Агымдагы елның җиде аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларнаң тол калган хатыннарына, 1,2,3 группа инвалидларга, инвалид балаларга, Чернобыльдә булучыларга, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм кайбер башка категориядәге кешеләргә 31...
-
Айрат Хайруллин: “Иң мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу”
6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде. «Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш» Дәүләт Думасында авыл...
-
Чирмешәндә квадроцикллар арта
Заманында авыл җирендә бик "ходовой" булган техника - мотоцикллар соңгы елларда урамнарда күзгә күренеп кимеде. Хәзер халык арбалы мотоблокларга, зуррак хуҗалык алып баручылар, мал-туарны күп асраучылар тракторга өстенлек бирә. Авылларда кыйммәтле квадроциклларда йөрүчеләр дә бар - анысында инде баераклар җилдертә. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең райондагы инспекторы Рифат Гатин әйтүенчә, бүген...
-
Чирмешән районында сан алу тыныч узды
Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу төгәлләнде дә диярлек. Хәзер тупланган материалны эшкәртү бара. Нәтиҗәләр киләсе елда билгеле булачак. -Әлеге кампания барышында сан алучылар йөкләнгән бурычны уңышлы башкарып чыктылар, - ди районда сан алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Җитди кимчелекләр табылмады, дәгъва белдерүчеләр булмады. Районда барысы 17 сан алучы...