Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу төгәлләнде дә диярлек. Хәзер тупланган материалны эшкәртү бара. Нәтиҗәләр киләсе елда билгеле булачак.
-Әлеге кампания барышында сан алучылар йөкләнгән бурычны уңышлы башкарып чыктылар, - ди районда сан алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Җитди кимчелекләр табылмады, дәгъва белдерүчеләр булмады.
Районда барысы 17 сан алучы...
Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу төгәлләнде дә диярлек. Хәзер тупланган материалны эшкәртү бара. Нәтиҗәләр киләсе елда билгеле булачак.
-Әлеге кампания барышында сан алучылар йөкләнгән бурычны уңышлы башкарып чыктылар, - ди районда сан алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Җитди кимчелекләр табылмады, дәгъва белдерүчеләр булмады.
Районда барысы 17 сан алучы сигез меңнән артык объектны исәпкә алган, шул исәптән 59 авыл хужалыгы предприятиесе һәм крестьян - фермер хуҗалыгы объектын. Авылларда авыл хуҗалыгы санын алу ничек узган? Бу хакта сан алучылардан да белештек.
Фәридә Имаметдинова, Урманасты Үтәмеш: - Сан алу кампаниясендә икенче тапкыр эшләдем, беренчесендә 2010нчы елгы халык санын алуда катнашкан идем. Исәпкә алу барышында Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино авылларында 475 объектны йөреп чыгарга туры килде. Кызганычка каршы, һәр авылда диярлек буш йортлар күп. Иске Сережкинода да алар байтак, ләкин анда аларны читтә яшәүче хуҗалары карап тора, җәй кайтып яшиләр, бакчасына яшелчәләр утырталар, өй тирәләрен тәртиптә тоталар.
Гомумән алганда, якташлар якты йөз белән каршы алдылар, сорауларга җавап бирделәр. Кызыклы мәгълүматлар тупланды, әйтик, Иске Үтәмештә мөгезле эре терлек, 5- 6 сыер асраучылар күп, Урманасты Үтәмештә бер генә хужалыкта биш сыер бар, тагын берәүләрдә дүрт баш ат исәпләнә икән, ә менә сарыклар аз. Авылларда көньяк үсемлекләрне: карбыз, кавын, виноград үстерүчеләр булуын белдем.
Елена Шохина, Иске Котыш:- Нәкъ ун ел элек авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе узды, мин анда да сан алучы идем. Быел участогым зур булмады, барлыгы 298 хуҗалык. Дөрес, ун ел элек авылларда йортлар саны да күбрәк иде. Бүген, мисал өчен, Яңа Котышта бер йортта гына кешеләр яши. Красная Поляна поселогында да кеше яшәмәүче йортлар күп, 9 йортның гына хуҗалары бар. Исәпкә алу вакытында өйдән - өйгә йөреп, хисап эшен башкардык. Бер авырлыгы да юк. Халык елмаеп каршы алды. Теләп җавап бирделәр. Сораулар да бик гадәти иде бит. Хуҗалыкларда мал - туар, кош - корт асрыйлармы, нәрсә үстерәләр... Сүз уңаеннан, ун ел элек бездә виноград үстерүчеләр юк иде, ә хәзер байтак якташлар аның уңышын җыя икән. Шул ук вакытта безнең авылда алма агачлары бик аз. Нишләптер алар бездә авыр төпләнә, китсә дә, еш кына кышкы салкыннарга чыдамый, туңа.
Әлфинур Шәйхаттарова, Бәркәтә: - Авылда бөтен кешене белгәч, эшләргә авыр булмады. Күпчелек бу чараның мөһимлеген аңлый, сорауларга ничек бар, шулай җавап бирәләр. Шулай да шикләнеп караучылар да булды, тагын салым күләмен арттырырга җыеналар, дигән сүзләр дә ишетелде. Куркырга урын юк дип, андыйларны тынычландырдык. Кеше ничек әйтә, шулай яздык. Абзарга да , бакчага да кереп санап йөрмәдек. Ә кайберәүләр үзләре бакчага алып чыгып, нәрсә барын күрсәттеләр. Әллә нинди сирәк, матур чәчәкләр үстерүчеләр бар икән. Авылдашлар борчак, фасоль кебек үсемлекләр дә утыртканнар. Элек тә сан алуда катнашкач, чагыштыра да алам. Ни дисәк тә, авыл картая. Яшьләр аз. Дөрес, җәй көне шәһәрдән кайтып торучылар күп. "Пенсиягә чыккач, авылга яшәргә кайтабыз", - диючеләр дә очраштыргалый.
Нет комментариев