12 август 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә Яшьләр ял итү үзәге төзелә
Бу объектны быел да файдалануга тапшыру күздә тотыла. Үзәк өчен урын билгеле - ул лицей янында, нефтьчеләрнең элеккеге административ бинасы янәшәсендә калкачак. Биредәге уен мәйданчыгын көньяк микрорайонга, Юбилейный урамында төзелүче яңа балалар бакчасы тирәсенә күчереп җыячаклар. Марат Гомәров фотолары.
-
Казанда ике бала янып үлгән
Янгын Идел буе районының Имәнлек урамындагы күпфатирлы йортта килеп чыккан. Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр коткаручыларга көндезге сәгать 11 тулганда килеп ирешә. Янгын тугыз катлы йортның 8 нче катындагы өч бүлмәле фатирында чыккан була. Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Кунак бүлмәсендәге йомшак җиһазның януы, ялкынның 16 квадрат метр...
-
Чирмешәндә одеколон эчеп агуланучылар да бар
Безнең районда узган елны хәмер эчеп агулануның алты очрагы теркәлгән, аның берсе кеше үлеменә китергән (2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган). Татарстанда исерткеч эчемлек белән агуланып, 2014 елның алты аенда 155 кешенең гомере өзелгән булса, быел шул чорда андыйлар 185 кеше. -Кызганычка каршы, алкоголь белән...
-
Чирмешәнлеләрне 200 мең сум штраф та куркытмый
Агымдагы елның җиде аенда район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт белән исерек килеш идарә итүче 52 кешене тоткарлаган (былтыр шул чорда 48 булган). -Законнар кырысланса да, исерек килеш руль артына утыручылар саны бер дә кимеми, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.- Әйтик, 9 июльдә, төнге сәгать икедә Урманасты...
-
Чирмешән “Автоледи“сы Казанга барырга әзерләнә
Район үзәгенең врач-статистигы Зилә Минеголова "Автоледи" республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул 27 августта Казанда узачак ярышларда район данын яклаячак. Зилә Мисбах кызы руль артында 15 ел йөри. Бу конкурста үзен инде җиденче тапкыр сыный. Ике тапкыр "Автоледи" титулына лаек булды. -Бәйгедә бик теләп катнашам,- ди ул.- Беренчедән,...