Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән “Автоледи“сы Казанга барырга әзерләнә

Район үзәгенең врач-статистигы Зилә Минеголова "Автоледи" республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул 27 августта Казанда узачак ярышларда район данын яклаячак. Зилә Мисбах кызы руль артында 15 ел йөри. Бу конкурста үзен инде җиденче тапкыр сыный. Ике тапкыр "Автоледи" титулына лаек булды. -Бәйгедә бик теләп катнашам,- ди ул.- Беренчедән,...

Район үзәгенең врач-статистигы Зилә Минеголова "Автоледи" республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул 27 августта Казанда узачак ярышларда район данын яклаячак.

Зилә Мисбах кызы руль артында 15 ел йөри. Бу конкурста үзен инде җиденче тапкыр сыный. Ике тапкыр "Автоледи" титулына лаек булды.
-Бәйгедә бик теләп катнашам,- ди ул.- Беренчедән, башкаларның ничек йөрүенә карап, тәҗрибә туплыйсың. Аннан соң инде юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкып искә төшерергә менә дигән форсат.
Хәзер машина йөртүче гүзәл затлар күп булса да, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар шул. Менә быел да санаулы кешеләр генә көч сынашты. Юл йөрү кагыйдәләреннән сынау бирделәр. Аларның автомобиль йөртү осталыкларын ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бәяләде. Куркасы юк, төгәл җавап бирә алмаган өчен йөртү таныклыгын алмыйлар.
-Мондый ярышта беренче тапкыр катнашам. Миңа ошады. Үземнең мөмкинлекләремне белдем, - ди Чирмешәннән Нәсимә Габдрахманова.- Минемчә, шундый бәйгеләр кирәк. Дөрес, аларда кеше күбрәк катнашса, кызыграк. Ярыш алдыннан картодромда күнегүләр үтү өчен мөмкинлек тудырылса, яхшы булыр иде.
Бәйгедә җиңүчеләрне ЮХИДИ район бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин тәбрикләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы автоледи республика конкурсы