12 июль 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында законсыз аракы сатучыларга карата административ эш ачылган
Агымдагы елның алты аенда район территориясендә 102,5 литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Шуның 40,5 литры Казахстан, ә 62 литры башка субъектлардан кертелгән. Полиция хезмәткәрләре рейдлар барышында өйдән акциз маркасыз спиртлы эчемлек сатучы дүрт гражданинны һәм "начар аракыны" автомобильдә анда-монда йөртүче өч кешене тоткарлаганнар. Бәркәтә авылында яшәүче бер ир кешенең...
-
Чирмешәннән Марат Исхаков Курганда хезмәттәше белән очрашты
Быел Курган өлкәсенә, Сабан туена барырга булгач, Чирмешәндә яшәүче Марат Исхаков икеләтә дулкынлана. Бу юлы ничек тә армиядәге служагы Александр Ветошкинны күреп кайтырга максат куя. Менә ул Сашаның туган авылы - Кушма. Шумиха шәһәрендә тукталу белән Марат туп-туры шунда юнәлде. Зур, мәһабәт чиркәүдән соң узган урам юлыннан барганда очраган беренче...
-
Ике меңлектә Казан Кремле булырмы? Барысы да сездән тора, дуслар! Тавыш бирик!
Россия Үзәк банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларның символларына конкурс игълан итте. Шул рәвешле Россиядә акча рәсеме беренче мәртәбә бөтенхалык тавышына карап сайланачак. Тавышны интернеттагы http://твоя-россия.рф сайтында бирергә була. Әлеге яңа акчаларны 2017 елда бастыра башлаячаклар. Тавыш бирүдә 500 меңгә якын катнашкан инде. Биш мең тавыш "бусага"сын узган...
-
Балтач якларында коточкыч зур елан!
Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә «аскы як»тан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклары бар. Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр. Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән. http://saby-rt.ru/
-
Шешминкада 9 яшьлек баланы машина бәрдергән
Шешминка авылына Лениногорк районыннан килгән кунак егете машинасы белән артка биргәндә, велосипед белән басып торган тугыз яшьлек баланы бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача. Әлеге баланы больницага бер көннән соң гына алып киләләр. Аның башы җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган була. Соңрак машина хуҗасын тоткарлыйлар. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аның машина йөртү таныклыгы...
-
Чирмешәндә - Гаилә көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Әбдеки Сабан туенда Ильяс Галимов өчен көч бирдек
Узган атна шимбәсендә, 9 июль көнне күршеләребез - Шентала районының Татар Әбдекие авылында Самара өлкә авыллары Сабан туе гөрләде. Безнең яктан барганда, Денис авылын узганнан соң, олы юл буенда калучы Татар Әбдекие бәйрәменә Казаннан дистәләрчә җырчы дәшкәннәр. Анда Хәнияне, Зәйнәпне, Зөфәрне, Раяз Фасыйховны, Илназ Баһны, Резидә Шәрәфиеваны да күрдек. Самараның...