12 май 2014 яңалыклары
-
Мәктәпләрдә экологик дәресләр үтте
Ивашкино урта мәктәбендә "Экологик белем бирү көне"н мәктәп бакчасына чәчәкләр утыртудан башлаганнар. -Бу көнне мәктәптә төрле экологик чаралар үтте,- ди биология укытучысы Татьяна Данилова. - Мәктәп каршында оештырылган "Яшел патруль" дә эшләренә йомгак ясады. Укучылар авыл буенча йөреп, җыештырылмаган участокларны, пычрак урыннарны фотога төшергәннәр иде. Нәкъ шул көнне алар авылның...
-
Исереккә ышаныч юк
Җиткән ул-кызларының кылган гамәлләре өчен чит кешеләр каршында аларның әти-әниләре кызарып утырырга мәҗбүр. Полиция хезмәткәрләренә яшүсмерләрнең кайберләре алкоголь кулланган хәлдә үк эләккән. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышына бер әнине дә чакырганнар. Ул, киресенчә, үзе эчә. Чибәрлеген югалтмаган хатынның шешенгән күзләреннән күренгәнчә, узган кич ул тагын "яхшы табында" сыйланган....
-
Чирмешәндә фонтанлы күлдә аккошлар да йөзә
Бу гаҗәеп матур кошларны 9 май кичендә җибәрделәр. Берәр пар - ак һәм кара төстәге аккошларны, "королинка" һәм "мандаринка" токымлы үрдәкләрне Мәскәү өлкәсеннән алып кайтканнар. Аларны сатып алуга кирәкле акчаны Иске Кадидан авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәдис Камалов биргән, ә юл чыгымнарын "Лашман АГРОфирмасы" җәмгыяте (рәисе Рауфан Шәйхетдинов) күтәргән. Чирмешән...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы сорашу үткәрә
«Безнең Чирмешән» район газетасы сайты үз укучылары арасында даими рәвештә сорашулар үткәрә. Чираттагы сорашу районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының хәле турында иде. Сер түгел, соңгы вакытларда республика матбугат чаралары Чирмешән районын ешрак телгә ала башладылар. Тәнкыйть утына кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эләкте. Бу хәлдән ничек чыгарга, дип куелган сорауга барлык респондентларның...