12 март 2018 яңалыклары
-
Әккәрәй егете су асты көймәсендә – алты ел
Узган гасырның 60нчы елларында Әккәрәй авылы егете Анатолий Сипатровны армиягә алалар һәм Төньяк флотка җибәрәләр. Хәрби әзерлек үткәннән соң ул су асты көймәсендә хезмәт итә башлый. Һәм даими укулар, өйрәнүләр, озак, хәтта берничә айларга сузылган походлар башлана... Ул хезмәт иткән су асты көймәсе әллә ничә мәртәбә чит илләргә баручы гуманитар...
-
Чирмешән районында “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” дип исемләнгән акция башланды
12нчы марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 23 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре...
-
Чирмешән районында балигъ булмаганнарны кайгырталар
Районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль куркыныч буларак 24 гаилә исәпкә куелган, аларда 53 яшүсмер тәрбияләнә. Мондый гаиләләр Чирмешән, Шешминка, Андреевка, Лашман, Кара Чишмә, Яңа Элмәле, Югары Кармалка, Түбән Кәминкә, Күтәмә, Иске Котыш, Югары Чегодай, Туймәт авылларында яши. 2017 елда бер гаиләнең өч баласы приютка озатылган булган....
-
Чирмешән районында өч кеше ялган рәвештә учетка куйдырган өчен закон каршында җавап бирәчәк
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр Чирмешәннең 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 5нән 11 мартка кадәр Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән. Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк....
-
Әмирдә “әбиемнең сандыгы”н барлаганнар
Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Әмир авылы мәдәният йортында "Әбиемнең сандыгы" дип аталган тамаша булган. Авыл үзешчәннәре бизәлгән сәхнәдә аулак өй күренешен күрсәткәннәр. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган Саҗәрә Мөхәммәтшина, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Фәнзилә Садриева, Энҗе Яруллина, Гөлшат Әгъләмова, Әкъдәс Гыйниятуллин, Нәсим Тимерҗанов, Фәрһадт Нуретдиновлар сәхнә уртасында урын алган...
-
Чирмешәннең яшь артистлары Баулыда чыгыш ясады
Баулыда балалар театр коллективларының "Иделкәем" республика бәйгесенең зона этабында чирмешәнлеләр Галимҗан Гыйльмановның "Убырлы карчык-әбием" пьесасы буенча спектакль тәкъдим иткәннәр. -Әлеге әсәрне Чирмешән лицееның 10нчы сыйныф укучылары белән сәхнәләштердек, -ди район мәдәният йорты каршындагы татар театры режиссеры Рушания Шакирова. - Тамашачылар балаларның уйнавын бик җылы каршы алдылар, бик яратып, елый-елый карадылар....
-
Чирмешәндә зур гаилә уеннары үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде....
-
Хәзер бездә дә бильярд бар
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең үтенечен үтәп язуым. Без "Шешмаойл" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Җәмил Габдрахман улы Мөхәммәтшинга, йорт-интернатка бильярд өстәле бүләк иткән өчен, рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзер безнең көнебезне уздырырга, аралашырга тагын бер юанычыбыз бар. Башкалар хәленә керә белүче шундый юмарт, игелекле кешеләр булуы сөендерә. Җәмил Габдрахманович, безгә кылган...