12 март 2015 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов “Адмирал“ сәүдә үзәгендәге янгынның сәбәпләрен тикшерүне үз контролена алды
Татарстан Президенты Казан сәүдә үзәгендәге янгын урынына барып, ашыгыч киңәшмә үткәрде. Республика лидеры ут чыгуның сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә, "Адмирал" сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган барлык эшмәкәрләрне дә шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә сату урыннары белән тәэмин итәргә кушты. Президент кушуы буенча Казанда әлеге хәл нәтиҗәсендә зыян...
-
Иске Кадидан Якуб абый бизәкләргә ярата
Кайчандыр балта осталары белән дан тоткан Иске Кади авылында бүген нибары бер - ике кеше генә бу эш белән шөгыльләнә. Әйтик, Якуб Локманов районда күп кешегә таныш. Ул чаналар, урындыклар, өстәлләр, тәрәзә һәм ишек йөзлекләре ясый. Оныгым тугач, бишек кирәк булды, мин дә Якуб абыйга шалтыраттым. Бер атна дигәндә матур...
-
Чирмешәндә сквер төзеләчәк
Быел өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернаты каршында яңа ял итү урыны - сквер барлыкка киләчәк. Әлеге объектны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелгән. Бу төзелешкә район бюджетыннан да 2 миллион 600 сум акча юнәлдереләчәк. Бүген булачак паркның проект - смета документларын ясау белән шөгыльләнәләр. -Сквер чирмешәнлеләр өчен...
-
Чирмешән районында су ташу куркынычы бар
Язгы ташу вакытында Бәркәтә авылында 76 йортта яшәүче 166 кешегә, Түбән Кармалкадагы өч йорттагы 6 кешегә су басу куркынычы яный. Һәр авыл җирлеге Советы каршында язгы су ташуга каршы комиссия оештырып, оператив план төзергә кирәк. Оешмалар да, үзләренә тиешле эшләрне башкарып, халыкның иминлеген тәэмин итәргә бурычлы. -Иң элек һәр авыл...