12 март 2014 яңалыклары
-
“Безнең Чирмешән“ район газетасы сайты конкурс игълан итә
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты "Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә бик күп хатлар алдык, жиңүче язмалар nashcheremshan.ru сайтының "Безгә язалар" дигән бүлегендә дөнья күрде. 1 апрельдән сайт яңа бәйге игълан итә. Бу фотоконкурс "Иң сөйкемле бала" дип исемләнә, анда катнашучыларга...
-
Чирмешәндә закон бозучы яшүсмерләр бар
Яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы закон гамәлгә кергәнгә берничә ел үтсә дә, аны бозучылар табылып тора. Бер караганда законны яшүсмерләр боза - тиешле вакытта өйләренә кайтмыйлар. Ә җәза әти-әнигә һәм җәмәгать оешмасы җитәкчесенә (әгәр яшүсмер җәмәгать урынында тоткарланса) бирелә. Әккәрәй мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган ике яшүсмер кыз өчен...
-
Чирмешән юлларында зур чокырлар азая
"Татавтодорның" район участогы март башында ук ремонт эшләренә керешкән. Кузай-Азеево-Лениногорск трассасындагы авария тудырырга мөмкин зур чокырларга салкын асфальт салганнар. Хәзер трассадан авылларга алып керүче юллардагы шундый чокыр-чакырлар тигезләнә. -Җәй айларында юллар ясау, асфальтлау өчен җитәрлек күләмдә таш һәм башка кирәкле катнашмалар әзерләнде,- ди район участогы җитәкчесе Наил Котбиев.- Бүген безнең...
-
Бәркәтәдә суның биеклеген тикшереп торалар
Бәркәтә авылында язгы ташулар вакытында Ленин, Карл Маркс һәм Фәрһад Шакирҗанов урамнарындагы 72 йортка су басу куркынычы яный. Аларда 165 кеше гомер кичерә. -Авыл җирлеге каршындагы язгы су ташуларга каршы оештырылган комиссия утырышында оператив план төзелде, авылның ташу чорына әзерлеге тикшерелде,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -Ташулар вакытында...