“Безнең Чирмешән“ район газетасы сайты конкурс игълан итә
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ район газетасы сайты конкурс игълан итә

"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты "Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә бик күп хатлар алдык, жиңүче язмалар nashcheremshan.ru сайтының "Безгә язалар" дигән бүлегендә дөнья күрде. 1 апрельдән сайт яңа бәйге игълан итә. Бу фотоконкурс "Иң сөйкемле бала" дип исемләнә, анда катнашучыларга...

"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты "Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә бик күп хатлар алдык, жиңүче язмалар nashcheremshan.ru сайтының "Безгә язалар" дигән бүлегендә дөнья күрде.

1 апрельдән сайт яңа бәйге игълан итә. Бу фотоконкурс "Иң сөйкемле бала" дип исемләнә, анда катнашучыларга балаларының, оныкларының иң кызыклы, матур фотосурәтләрен verstka07@list.ru электрон адресы буенча редакциягә җибәрергә кирәк (баланың адресын, исем-фамилиясен һәм ничә яшьтә булуын күрсәтергә онытмагыз). Иң сыйфатлы, кызыклы дип табылган җиңүче фотолар nashcheremshan.ru сайтының "Конкурслар" рубрикасында урын алачак.
Конкурста катнашырга ашыгыгыз!

конкурсы

Нет комментариев