11 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Барыбыз исеменнән гафу үтенәм, классташ!» [булган хәл]
«Апа, үтерәләр бу кызлар мине», диде беркөнне 9 нчы сыйныфта укучы Фазыл. Унбер кызга бер егет ул. Аның шул сүзе классташым Айратны искә төшерде. Ул да дүрт кызга бер егет иде классыбызда. Ничек кенә җәберләми идек үзен, кабинетка кертми тору дисеңме, куып чыгарумы, сорамыйча гына алып өй эшләрен күчереп куюмы,...
-
Раяз Фасыйхов Радик Юльякшиннан ник көнләшә? [әңгәмә]
Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым...
-
Чирмешәндә узган спартакиада кубогы Елховойга китте
Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады, Чирмешән һәм Кармыш спортчылары икенче һәм өченче урыннарда. Җиде командадан 80кә якын кеше өстәл теннисы, турникта тартылу, мини-футбол, аркан тарту буенча һәм эстафетада көч сынаштылар. Өстәл теннисы буенча Чирмешән лицее укучысы Рәзил Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул...
-
Чирмешән юл участогы янында җәяүлене таптатканнар
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 135нче янгын часте хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 32 хәбәр теркәгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се - материаль зыян белән берсендә - кеше гомере өзелгән (Чирмешән...
-
Чирмешәндә Ватан каһарманнары көнен “Геройлар Аллеясы”нда билгеләп үттеләр
Матур гадәт буенча, быел да Ватан каһарманнары көнен "Геройлар аллеясы"нда билгеләп үттеләр. Чирмешән - биш Советлар Союзы Герое һәм бер Россия Герое үстергән район. Без алар белән горурланабыз. Каһарман якташларыбыз турында белсәк тә, тагын бер кат искә алу һич артык булмас. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова Геройларыбыз: Иван Конев, Семен...
-
Чирмешәндә җиңүчеләрне бүләкләр көтә
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Быел да районда оешмалар арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Ул 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Конкурсның нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр арасында билгеләп бүләкләячәкләр. Бу бәйгегә тулаем 120...
-
Яңа Элмәлегә һәм Сосновкага бәйгедән бүләкләр белән кайттылар
Яңа Элмәледән "Зажигай" бию коллективы һәм Сосновка башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ника Прокопьева Казанда республиканың күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестиваленең җиңүчеләре дип танылганнар һәм гала -концертта чыгыш ясаганнар. Яңа Элмәле укучылары "Хореография" номинациясендә беренче урын яулаганнар, Ника "Вокал -соло" номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булган....
-
ГӨЛНУР АЙЗАТ ДУСТЫН ИСКӘ ТӨШЕРӘ: МИН ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КҮП СЕРЛӘРЕН БЕЛӘМ
Шагыйрә Гөлнур Айзат Хәния Фәрхи турындагы истәлекләрен "Интертат" газетасы укучылары белән уртаклаша. Хәния Фәрхи белән мин ничек таныштым? Хәния белән көтмәгәндә генә Буада концертта таныштык. Ул вакытта иптәшемнең (Азат Айзатуллов, 2013-2017 елларда Буа районыны башлыгы - ТИ) эше шундый булгач, һәр концертка бара идек. Ул бара алмаганда мин барып, җырчыларга...